Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Динар Хәмитовны, ул отставкага чыкканнан соң, үз киңәшчесе итеп билгеләргә планлаштыра. Бу хакта республика җитәкчесе иртәнге киңәшмәдә хәбәр итте.
«Динар Газизович дәүләт куркынычсызлыгы хезмәтендә үз эшен тәмамлый, инде 40 ел эшләде. Ул минем киңәшчем булып эшләячәк», — диде ул.

- Хәмитов Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе итеп 2013 елның ноябрендә Казан аэропортында «Боинг-737» самолеты һәлакәтеннән соң билгеләнә. Һәлак булучылар арасында Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең элеккеге җитәкчесе Александр Антонов та бар иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat