Миңнеханов Татарстанның өч кешесен «Ана даны» медале белән бүләкләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче өч хатын-кызны «Ана даны» медале белән бүләкләде. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«Балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен», диелгән документта.

Татарстанның Азнакай муниципаль районыннан Фирүзә Нарзуллаева һәм Иске Чүпрәле авылыннан Рәзинә Яфизова, алар гаиләсендә бишәр бала, шулай ук Әлмәттән сигез бала анасы Айгөл Сибгатуллина медальгә лаек булды.

«Ана даны» — 1999 елда гамәлгә куелган республика дәрәҗәсендәге бүләк. Медаль алучы хатын-кызларга бер тапкыр акча да түләнә. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2018 елда Рөстәм Миңнеханов акчалата бүләк күләмен арттырды.

2024 елда Россиядә Гаилә елы булачак. Бу карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Карар гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә документта.

 


Фикер өстәү