Борды авылында автор-башкаручы, хормейстер Зөлфия Җиһанның иҗат кичәсе узган

Җырлап яши Тукай районының Борды халкы. Күптән түгел клубта автор-башкаручы, хормейстер Зөлфия Җиһанның иҗат кичәсен үткәргәннәр. Аның йөздән артык жыры бар. Кунакка Чаллыдан да каләмдәшләре килгән.

Башкортостанның Карат авылы кызы Зөлфия. Беренче эш урыны – авыл советы. Аннан колхоз идарәсендә берьюлы сәркатип, кадрлар бүлеге вазыйфаларын башкара. Күңеле гел җырга-моңга тартылып торгач, клубка урнаша.

1994 елда язмыш җилләре аны Чаллы шәһәренә китерә. “Сердәш” ансамблендә солистка булып эшли. Халыклар дуслыгы йортында татар халык йорты музее ача. Тукай районы мәдәният йортын җитәкли. Кияүгә чыккач, әлеге өлкәдән китә. Тик чакырган җиргә барып, җырлавын дәвам итә. Күңелендә яңгыраган көйләрне әкренләп ноталарга күчерә башлый.

2000 елда “Чибәр егеткәй” исемле беренче шаян җыры дөнья күрә. Соңрак Чечняда хезмәт иткән солдатларга багышланып “Озату” исемле җыр яза. 2008 елда “Җаным хыялларда” дип исемләнгән, 17 җырны сыйдырган беренче альбомы чыга.

2013 елда гаиләсе белән Тукай районының Борды авылына күченә. Фатир сатып алалар. Ире шәһәргә йөреп эшләвен дәвам итә. Зөлфия мәдәният йортына эшкә керергә тели, тик анда буш штат юк. Шулай да дүрт елдан соң, клуб төзекләндерелгәч, хормейстер булып урнаша.

–Эшен яратып башкара. Яңадан-яңа җырлар язып, безне сөендереп тора, – ди Борды мәдәният йорты директоры Нурия Рамазанова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү