Дәүләт автомобиль инспекциясенең Нурлат бүлеге җитәкчесе һәлак булган

Бүген иртән ЮХИДИ Нурлат буенча бүлеге җитәкчесе Денис Агеевның үлеме турында мәгълүм булган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Агеевның мәете кичә кичен үзенең эш бүлмәсендә табылган. Янәшәсендә пистолет булган.
Хәзерге вакытта Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Денис Агеев узган елның июнендә ЮХИДИ Нурлат буенча бүлегенә җитәкче итеп билгеләнгән.

Ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик факультетын тәмамлаган. Нурлат районына эшкә билгеләнгәнче, Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ юл-патруль хезмәте 3нче рота махсус батальонының 2нче взводы командиры урынбасары вазыйфасын биләгән.


Фикер өстәү