Бүген Бөгелмәнең Авыл хуҗалыгы техникасы урамы 10 йорт янында фаҗига булган.
Татар-информ хәбәр итүенчә, балалар иске бетон койма янында уйнаганнар. Койманың бер өлеше кыз баланың өстенә төшкән. Алган җәрәхәтләрдән кыз шунда ук үлгән. Кызга 6-7 яшь чамасы, дип хәбәр итә агентлык.