Пенсионерларны компьютерга өйрәтү буенча Бөтенроссия шәхси казанышлар бәйгесенә башлангыч йомгак ясалган

Бәйге компьютерны үзләштергән пенсионерлар һәм 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үткәрелә. Аны Россия Пенсия фонды һәм “Ростелеком” оештырган.

Бәйгегә республикадан 57 хезмәт алынган. Анда Россиянең 55 төбәгеннән пенсионерлар катнаша. Иң актив төбәкләр: Оренбург, Мәскәү, Ульяновск өлкәләре, Санкт-Петербург, Татарстан һ.б.
Бәйгедә катнашучыларның 75 проценты – хатын-кызлар. Аларның уртача яше – 63. Иң өлкән катнашучыга 91 яшь. Мари Иле Республикасыннан Литвин Эмилия Сергеевна бу.

Бәйге өчен хезмәтләр 15 октябрьгә кадәр кабул ителә. Йомгак декабрь аенда ясалачак. Бәйгедә катнашу кагыйдәләре azbukainterneta.ru сайтына “Конкурс” бүлегенә урнаштырылган. Ул дистанцияле рәвештә уздырыла. Анда катнашу өчен, сайтка (azbukainterneta.ru/konkurs) кереп, заявка формасын тутырырга, заявкага хезмәтеңне (эссе) һәм 2 фотосурәтеңне кушып бирергә кирәк.


Фикер өстәү