“Спасибо Интернету-2022” Бөтенроссия бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнгән

Татарстаннан барлыгы 337 хезмәт алынган. Республикабыз тапшырылган гаризалар саны буенча лидер булып тора. Бәйгегә Россиянең 70 төбәгеннән хезмәтләр юлланган. Анда катнашучы иң өлкән пенсионерга – 93 яшь.

Бәйге компьютерга өйрәнгән пенсионерлар һәм өлкәннәр (50+) арасында онлайн форматта үткәрелә. Оештыручысы – Россия Пенсия фонды һәм “Ростелеком” гавами акционерлык җәмгыяте.
Барлык хезмәтләр, шулай ук номинацияләр һәм конкурста катнашу кагыйдәләре сайтта (azbukainterneta.ru) “Конкурс” бүлегендә урнаштырылган. Анда катнашу өчен сайтта (azbukainterneta.ru/konkurs) заявка формасын тутырып, номинацияләр нигезендә, хезмәтне – эссе (шәхси казаныш тарихы) һәм хезмәт авторының ике фотосурәтен калдырырга кирәк. Конкурс комиссиясе ноябрь-декабрь айларында Мәскәүдә бәйгегә йомгак ясап, җиңүчеләрне бүләкләячәк.


Фикер өстәү