Казанда җәяүлеләр кичүеннән чыкканда пенсионерны бәрдергәннәр: ир-атның аяклары өзелеп берничә метрга читкә очкан

Бүген иртән Казанда коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә бер пенсионерның гомере өзелгән. Көчле бәрелүдән аның ике аягы да өзелә һәм дистәләгән метрга чыгып оча. Фаҗига Җиңү проспекты һәм Ломжа урамы киселешендә булган, дип хәбәр итә «Татарстан-24».

Пенсионерны җәяүлеләр кичүеннән чыкканда «Лада Приора» шоферы бәрдерә. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат светофорның кызыл уты янганда чыга торган була. Авария вакытында пенсионер скандинавия йөреше белән шөгыльләнгән.

Автомобиль йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр. Ул бераз җәрәхәтләнгән. Пассажиры урында калган, ләкин ул фаҗиганың ничек булганын аңлата алмаган.

Урам камералары мәгълүматлары буенча, авария алдыннан «Приора» тизлеге сәгатенә 135 чакрым тәшкил иткән. Шоферның аек булу, булмавы әлегә билгесез. Бу көнне аның баласы туган.


Фикер өстәү