Махсус хәрби операциядә катнашкан Ленур Биктимеровка дуслары машина бүләк иткән

Махсус хәрби операциядән яраланып кайткан Саба егете Ленур Биктимеров социаль челтәрдә яңалыгы белән уртаклашкан. Бу хакта «Саба таңнары» яза.
«Махсус хәрби операциядә катнашып, яраланганнан соң нәкъ 4 ай госпитальдә ятарга туры килде. Дусларым һәр көн булышып, яныма килеп йөрделәр. Кайвакыт уйлап та куям, шул кадәр яхшы дуслар күп икән, әгәр үлеп кайткан булсам, алтын табут белән күмгән булырлар иде дип.
Бүген 20 нче март иртәсе бөтенләй дә истә калырлык булды. Алмаз Зофәрович шалтырата, Казанга барырга кирәк дип. Казанда инде безне Нурсиль Фоатович каршы алды. Әле эшнең нәрсәдә икәнен үзем дә аңлап бетермим. Ләкин Шамиль Шафикович килгәннән соң гына аңладым, аның миңа машина бүләк итүен. Егетләр барыгызга да зур рәхмәт, аеруча Шамил абый сезгә. Үз яхшылыкларыгыз, үзегезгә бише белән әйләнеп кайтсын, Амин», – дип язган ул.

Фикер өстәү