Фаршлы бәрәңге кәтлите пешерү ЫСУЛЫ

Нурлисә Шиһапова рецепты

 

Кирәк булачак: 12 бәрәңге, 1 баш суган, 1 йомырка, 300 г фарш, ярты кишер, 3 аш кашыгы он, 200 г үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч.

Фаршны майда кыздырып алабыз. Ит аксыл төскә кергәч, суган, тоз, борыч, кишер (угыч аша чыгарып) өстәп, пешереп бетерәбез.

Бәрәңгене суда пешереп, суын агызабыз да суытабыз. Йомырка һәм он өстәп, боламык камыр ясыйбыз. Бәрәңге җәймәләре ясап, һәркайсының уртасына фарш салабыз да озынчарак кәтлит рәвешенә китерәбез. Сохарида әвәләп, ике ягын да алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.


Фикер өстәү


9790