Татарстанда метеор төшкән мизгел видеога эләккән

Узган төндә Казан, Яшел Үзән, Балтач һәм Болгарда яшәүчеләр метеор төшкәнне күргәннәр. Бу мизгел машиналарның видеорегистраторына эләккән.

Әлеге сирәк очрый торган күренеш турында социаль челтәрләрдә актив рәвештә фикер алышулар булды.

Метеор күкнең көнбатыш өлешен якынча 19: 40лар тирәсендә яктырткан. Болытлар аша төшүче ут шарын гадәти күз белән дә күрергә мөмкин булган. Шаһитлар сүзләренә караганда, метеор кабынганнан соң, алар хәтта бик каты булмаган шартлау ишеткән. Искәртеп узабыз, россиялеләрне Леонид метеор агымы турында кисәттеләр, аның иң «кызу» вакыты 17-18 ноябрьгә туры киләчәген фаразлаганнар иде.


Фикер өстәү