Украина һәм ЛДНРның кайбер шәһәрләрендә көчле шартлаулар булды

Бүген Украина, Луганск, Донецк халык республикаларының зур шәһәрләрендә һәм өлкәләрендә  шартлаулар булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шартлаулар Украинаның Конотоп,  Днепропетровски һәм Киевта булган.

Львов өлкәсе хәрби администрациясе башлыгы Максим Козицкий төбәкнең энергетика инфраструктурасына һөҗүм итү турында хәбәр итте. Львов мэры ТЭЦ эше вакытлыча туктатылып,  шәһәрнең бер өлеше утсыз калуы турында хәбәр иткән.

Харьков мэры Игорь Терехов энергетика инфраструктурасы объектларына һөҗүм ителеп,  шәһәрнең кайбер районнары ут һәм сусыз калуын әйткән. Шулай ук Ровненск, Полтава өлкәсендә, Кременчук районында шартлатулар яңгыраган.

Херсон өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы Украина хәрби көчләре Бериславский медицина көллиятенең тулай торагын утка тотуын хәбәр иткән. Моннан тыш, Украина гаскәрләре Донецк һәм Ясиноватаяга һөҗүм иткән.

Иртәнге якта Белгородта  да шартлау тавышлары ишетелгән. Төбәкнең оператив штабында хәбәр итүләренчә, әлеге тавыш полигондагы сугыш кирәк-яракларын юк итүдән булган.


Фикер өстәү