Татарстан Президенты Үзбәкстанда КФУ филиалын ачуда катнашты

Үзбәкстан Республикасының Җизак шәһәрендә Казан  федераль университетының филиалы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасы Премьер-министрның ягулык-энергетика һәм химия тармакларын үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары — Энергетика министры Җурабәк Мирзамөхәммәдов катнашты.

Бу – КФУның беренче чит ил филиалы. Проект Үзбәкстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән тормышка ашырылды. Бина бирелде, ремонт үткәрелде, җиһазлар сатып алу мәсьәләсе карала. Республика ихтыяҗларыннан чыгып, белгечләр әзерләү гамәлгә ашырылачак юнәлешләр исемлеге формалаштырылды. Бу – машина төзелеше, геология, программа инженериясе, икътисад, мәгълүмат системалары һәм технологияләре, менеджмент, лингвистика, биомедицина фармациясе һәм журналистика кебек флагман белгечлекләре.

«Филиалның нәкъ менә Үзбәкстан Республикасында ачылуы символик мәгънәгә ия. Безне күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек традицияләре бәйли, соңгы елларда тотрыклы рәвештә ныгытыла», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Шушы филиал ярдәмендә яшьләрнең үз илләреннән читтә дә, әзерлекнең төрле юнәлешләре буенча да яхшы шартларда югары сыйфатлы белем алу мөмкинлеге булачак», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

КФУның Үзбәкстанда филиалын ачу Татарстан белгечләренең фәнни-белем бирү процессларын һәм эшләнмәләрен тагын да интеграцияләү өчен киң мөмкинлекләр тудыра. Моннан тыш, беренче чит ил филиалы КФУ студентларын Казан, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә генә түгел, Җизакта да кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу тулай торактагы урыннар санын арттырырга һәм университетның хәзерге аудитория фондына йөкләнешне киметергә ярдәм итә.

Уку процессы 31 октябрьдә башланачак. Беренче курска – 300 студент, икенче курска 59 студент барачак.

Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында 10 000 чит ил студенты белем ала, шуларның 25%ы – Үзбәкстан Республикасыннан.


Фикер өстәү