«Мин бары сезне сайлар идем, Гөлнара апа!»

Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана ул. 1994 елда Башкортстандагы Имәнлекул урта мәктәбен тәмамлап, хыялын тормышка ашырырга Бөре педагогия институтына укырга юнәлә. Шуннан туган мәктәбенә кайта. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу –  Имәнлекул урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Яшь кенә булса да, тәҗрибәле, эшен яратып-сөеп, бар күңелен биреп башкаручы олы хөрмәткә лаеклы беренче укытучым Гөлнара Мәдих кызы Гыймалетдинова турында бүгенге язмам.

2011 ел минем күңелемә шул чаклы уелып калды: без бу елны «Кояшкай» балалар бакчасыннан беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердек. Август аендагы күңелле мәшәкатьләр бик кызыклы, мавыктыргыч булып исемдә калган. Миңа иң кызыгы, ә әти белән әнигә, бәлки, иң авырыдыр, мәктәп күлмәге эзләү булды. Буем бик кечкенә булу сәбәпле, ярашлысын эзләп, якын-тирә Чакмагыш, Дүртөйле, Яркәй базарларын урап та тапмагач, Уфага юл тоттык. Әти белән әни иң бәләкәй үлчәмле мәктәп күлмәге  табуга сөенсә, мин, шуны эзләп, ике көн сәяхәттә йөрүемә шатландым.

Беренче сентябрьнең кояшлы, салкынча иртәсендә, аллы-гөлле гөлләмәләр тотып, 11 нче сыйныфта укучы апам Эльвирадан калышмаска тырышып, йөгерә-атлый мәктәпкә юл тоттым. Бер ягымнан әнием сумкамны күтәреп атлады. Шау-гөр килеп торган мәктәпкә барып кергәч, югалып калдым. Әнием, мине җитәкләп, класс бүлмәсенә озатты, ә анда, елмаеп, беренче укытучым Гөлнара Мәдих кызы каршы алды. Беренче күрүдә үк күңелемә үтеп керде ул.

Унөч укучы, укытучыбыз белән җитәкләшеп, мавыктыргыч белем дөньясына юл тоттык. Аның кул астында укырга, язарга өйрәнүләребез, бергәләп походларга  чыгуларыбыз,  класс белән бәйрәм саен концертларда укытучыбыз өйрәткән биюләр, җырларны башкаруыбыз балачактагы матур хатирә булып калдылар.

Гөлнара Мәдих кызы укыткан барлык сыйныфлар балаларның да, ата-аналарның   да дустанә мөнәсәбәте белән аерылып тора. Ул укучыларын төрле яклап камилләштерергә омтыла, җылы сүзен, ягымлы карашын жәлләми. Аның укучылары олимпиадаларда, конкурсларда, төрле иҗади чараларда катнашып, призлы урыннар яулый.  Башлангыч сыйныфларда ук калын папкадагы грамоталар – һичшиксез, Гөлнара Мәдих кызының бәяләп бетергесез хезмәте. Укучылары белән беррәттән үзе дә актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара, халык санын алуда, сайлауларда катнаша. Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы конкурсында катнашып, җиңү яулый. «Ел укытучысы» бәйгесендә «Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә дә беренче урынны ала. Бик күп мактау грамоталары да бар аның.

Гөлнара Мәдих кызы, әйткәнемчә, бар булмышын мәктәпкә багышлый. Яратып кавышкан яры, Линар абый белән бик матур тормышта яшиләр. Ул  күп итеп матур-матур чәчәкләр үстереп, авылда уздырылган «Иң матур йорт алды» бәйгесендә дә алдынгылыкны бирми. Яшелчә, җиләк-җимешнең дә күп төрләрен үстерә. Авылыбызның күркәм гаиләсе алар. Өлкән уллары Илназ – Уфа нефть университеты студенты, кечесе   Риназ Имәнлекул урта мәктәбендә 8 нче сыйныфта белем ала. Үз вакытында Илназ мәктәпнең алдынгы укучысы булып, спорт ярышларында, район, республика, ил  күләмендә олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алып йөрсә, хәзер инде ул эстафетаны энекәше Риназ дәвам иттерә. Бүләкләренә күз салсаң, хәтта абыйсын да узып киткән сыман тоела.

Барлык эшләре дә мактауга, хөрмәткә лаеклы укытучым белән чиксез горурланам, аның үзен дә, дәресләрен дә бик сагынам! Кешегә кабаттан яшәү, сайлау мөмкинлеге бирелсә, мин, һичшиксез, беренче укытучым итеп бары сезне сайлар идем, Гөлнара апа.

Сәйдә Әхмәдуллина

 

 


Фикер өстәү