Россия Героеның әнисе: «Үлем белән күзгә-күз карашып көрәшкәндә ташламаганнар. Рәхмәт үзләренә»

Россия Герое исеменә лаек булып, Мәскәүгә «Алтын Йолдыз» медале алырга кайткан Раил Габдрахманов ике көнгә туган өенә – Әлки районының Базарлы Матак авылына да кайтып киткән иде. Ай күрде, кояш алды кебек  булды улларын. Тагын Украинага, хәрби бурычын үтәргә китеп барды. Югыйсә сөйләшәсе сүзләр  шундый күп җыелган иде…

Батырлык җиңел бирелми

– Ике көн буена төрле очрашуларга чакырдылар: район башлыгы, үзе укыган мәктәптә укучылар янында булды, мәдәният йортында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясендә катнашты, өебездән дә кунаклар өзелеп тормады. Икәүдән икәү генә калырга, тулган күңелне бушатырга вакыт та булмады, – ди әнисе Лира ханым.

Яңа көн туган саен  гаиләдә уйлар да, борчулар да өстәлә генә кебек. Шул ук вакытта горурлык хисләре дә ташламый аларны. Әни кеше белә: батырлык җиңел генә бирелми. Сөйләшкәндә дә сизелеп тора: йөрәгендә сөенече дә, көенече дә бергә кайный аның. Әтисе Наил полициядә хезмәт иткән, эчендәгесен тышка бик чыгармаска да күнеккәндер, мөгаен. Хәер… бала дигәндә башкача да булырга мөмкин. «Минем хатыным әйбәт сөйли», – дип, шаяру катыш әңгәмәдән читләшергә омтылуы да әнә шул хисләрне тышка чыгарырга теләмәвеннәндер, бәлки. Борчылу, һәр телефон тавышыннан сискәнеп китү, көтү – бүген Габдрахмановлар гаиләсе әнә шундый халәттә яши.

Бу халәт февраль аеннан ук башланган. Нәкъ шул вакытта Раилне укырга җибәрәләр. Бервакыт телефоннан сөйләшкәндә, ул: «Әни, син яңалыклар карыйсыңмы?» – дип сорый. Әнисе каушап кала. Үзе дә сизмәстән: «Юк», – дип җавап бирә. Шуннан соң улы: «Ярар алайса, карама», – дип әйтеп куя. Шуннан барысы да аңлашыла инде. Шул ук айда Раилне махсус хәрби операция зонасына җибәрәләр. «Шуңа укыдым бит инде. Мин Ватанны сакларга һәм якларга тиеш», – дип тынычландыра ул әнисен.

– Улының Герой булуы турындагы хәбәрне ишеткән мизгелләрне искә алабыз.

– Украинада чагында ук үзе шалтыратып әйтте, – ди Лира ханым. – Яңалыкларны берсен дә калдырмыйча диярлек  күзәтеп бара идек. Май аенда Раилгә Суворов медале тапшырдылар. Соңрак улым: «Хәрби заданиенең зуррагын  үтәдем, әни, бүләкнең тагын да зуррагын бирерләр, ахры», – дип сөйләште. «Нинди бүләк соң ул, улым?» – дим. «Иң зурысы инде, әни, синең улың – Герой», – ди. Бик шатландык. Горурландык та. Бигрәк тә, улыбызның тырышлыгын күрә белгәннәр дип, командирларын мактадык. Ни дисәң дә, зур эшләр башкарып, игътибарсыз да калырга мөмкин бит. Үлем белән күзгә-күз карашып көрәшкәндә ташламаганнар. Рәхмәт үзләренә.

Раил Габдрахманов сөйләгәннәрдән:

«Безгә Луганск янындагы бер шәһәрдә күпер төзелешен саклау бурычы куелды. Берничә көн дәвамында авыр хәрби техника үтәргә тиешле әлеге җаваплы участокны сакладык. Төзелеш тәмамлангач, мин беренчеләрдән булып елганы кичтем. Арсеналда ике танк бар иде. Дошман тылына үтеп, сугышчан позициягә бастык. Алга куелган беренче бурычыбызны үтәдек. Ләкин икенче көнне төнлә күперне шартлаттылар, ягъни без үзебезнекеләрдән аерылып калдык. Каршы як туктаусыз һөҗүм итте. Бик авыр бәрелеш булды. Коткыга бирелмичә, соңгы снарядка кадәр каршы тордык. Чөнки башка чара да, ярдәм көтәр урын да юк: я әсирлеккә төшәсең, я… Үз бурычыбызны лаеклы үтәдек. Каршы як танкларын тар-мар иткәч, командир белән элемтәгә чыктым. «Сез – герой, зур батырлык эшләдегез», – диде ул миңа. Әмма мин моны батырлык дип санамыйм. Бу – минем эшем».

10 августта Раил Габдрахмановка Россия Герое исеме бирелә. Мәскәүдә аңа әлеге олы бүләкне оборона министры Сергей Шойгу үзе тапшыра. Шунда ике көнгә туган ягына кайтып килергә рөхсәт ала да инде ул.

– Өйгә кайтып килергә җыенуын безгә әйтмәделәр. Әмма күңелем сизде. Киленем Яна – Алтайда, улым хезмәт иткән хәрби частьта эшли. Аңа шалтыратып, уйларымны җиткердем. «И, әни, сюрприз ясарга уйлаган идек, сезне шатландырып, кинәт кенә кайтып төшәсе иде, кайдан белдегез?» – ди. Ана күңеле шулай сизгер була инде ул, дидем. Казанга төнге сәгать 2дә кайттылар. Аэропортка каршы алырга район башлыгы Александр Никошин белән бергә бардык. Ул безгә дә, улыма да бик игътибарлы булды. Рәхмәт аңа, – дип искә ала Лира ханым. – Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, хәрби комиссариат вәкилләре, «Халык фронты» активистлары килгән иде. Оркестрлар белән бик матур каршы алдылар. Күзләрдән яшь чыгарлык булды. Кабат Украинага киткәндә Раилне сабакташы, көрәштәше, шулай ук Россия Герое Иван Додосов белән икесен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кабул итте.

Йөзгә кызыллык китермәде

Раил Габдрахмановка 33 яшь, 1989 елның 11 августында Казанда дөньяга аваз сала ул. Димәк, үзенең туган көненә менә дигән бүләк ясаган булып чыга. Аңа 4 яшь чагында әти-әнисе туган якларына күченеп кайтырга карар кыла. Йорт җиткереп керәләр. Көттереп кенә тагын бер уллары Фаил туа. Бүген ул Казан аграр университетында белем ала. Наил белән Лира икесе дә Әлки районының Алпар авылыннан. Бер мәктәптә, параллель сыйныфларда гына укыйлар. Шунда мәхәббәтләре чәчәк ата. Өйләнешәләр. Лира ирен армия сафларыннан көтеп ала.

– Икебез дә дәүләт эшендә тырышып эшләдек. Юклык белән яшәмәдек. Гаилә тормышы да бер тәртипкә салынган иде, – ди Лира ханым. – Шуңа күрә балаларыбыз да кыек юлга кереп китмәделәр дип уйлыйм.

Габдрахмановлар – Базарлы Матакта үрнәк гаилә. Наил әфәнде озак еллар районның полиция бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкләгән. Ә Лира ханым – Татарстан Казначылык департаментының Әлки территориаль бүлегендә баш хисапчы булып эшли.

– Абыем Марат Гыйматдинов хәрби кеше иде, – дип дәвам итә ул сүзен. – Запаска чыккач, алар да Базарлы Матакка кайтып урнаштылар. Улым белән икесенең борчаклары бик пешә иде. Танк училищесына барырга да ул киңәш иткән. Чын егетләрчә булыр, дигән. Мин үзем Раилнең хәрби кеше булырга теләвен соңрак, 9 нчы сыйныфта укыганда гына белдем. Башта әйтми торуны кирәк дип санаганнардыр, күрәсең. Ә минем, ничектер, каршы килеп берәр сүз әйтергә хәтта уемда да булмады. Улымның булдырасына ышандым. Мәктәптә дә бик актив иде ул. Биюгә  оста булды. Волейбол, футбол аның иң якын дуслары иде. Беркайчан да йөзгә кызыллык китермәде. Бик ярдәмчел иде. Хәтта бергә уйнап үскән күрше малайлары белән дә конфликтка кергәнен хәтерләмим. Иптәшләре дә бик ярата үзен. Әле соңгы кайтканында Гүзәл исемле сыйныфташы килгән иде. Шул искә алып торды. «Бервакыт шулай чәчәк авыруы белән чирләп ятам. Берәү урамнан, Гүзәл, Гүзәл,  дип кычкыра. Тәрәзәдән карасам, Раил басып тора. Әйдә, нишләп ятасың инде, тизрәк чык, ди. Мине онытмаганнар, дип бик күңелем булган иде шул чакта. Шундый инде ул: беркемне дә игътибардан читтә калдырмады», – ди.

Бу җәһәттән киленемнең дә  әллә ничә тапкыр сөйләгәне бар: Раилнең кулы астында хезмәт итүчеләр аны бик хөрмәт итәләр, яраталар икән. Хатыннарына: «Командирыбыз әйбәт булгач, бездә бар да җитешле, бөтен җирдә тәртип. Башка урыннарда алай ук түгел», – дип мактаналар икән. Чыннан да, кешеләргә әйбәт бул, дип үстергән идек инде. Үзегез нинди, сезгә дә шундый мөнәсәбәт булыр, дип әйтә килдек. Хәер, юлында да гел яхшы кешеләр генә  очрап торды. Сыйныф җитәкчесе, тарих укытучысы Дамир Сабитов (хәзер мәрхүм инде) артыннан бөтен сыйныфлары белән ияреп йөрделәр. Димәк, үрнәк алырлык кеше булган ул. Танк училищесында да бик яхшы белем, тәрбия биргәннәрдер дип уйлыйм. Физик яктан да, рухи яктан да ныгып, тагын да көчлерәк, үз-үзенә таләпчән булып чыкты ул аннан. Укуны тәмамлагач та, Новосибирскига җибәрделәр. Нишләптер, баргач ук хезмәт итәргә урнаштыра алмадылар аларны. Иптәшләре кайтып киткән, Раил берүзе калган. «Әни, мин нишлим икән?» – дип шалтыратты. Ана кеше нәрсә әйтсен инде? Кайт, улым, дидем. Марат абыйсы, әтисе белән дә киңәшләшкән. Алар ни әйткәннәрдер, белмим. Әмма Раил ташлап китмәде. Югыйсә шул вакытта кайтып китсә, аңа беркем дә сүз әйтмәгән булыр иде. Якыннары белән киңәшләшкән сыман итсә дә, калырга дигән карарны үзе кабул иткән. Башта Новосибирскида, Кемеровода хезмәт итте. Аннан Алтай төбәгендәге Алейск шәһәренә җибәрделәр. Шунда Яна белән танышып, гаилә кордылар, Осман исемле 4 яшьлек уллары бар. 2012 елда Раил, Ульяновскида хәрби база арсеналында фаҗига булганнан соң, шартламыйча калган снарядларны зарарсызландыруда катнашкан. Бу хакта мин белми дә калдым. Соңыннан гына әйттеләр.

«Борчылмагыз, барысы да әйбәт»

– Улымның гел әйтә торган сүзе бар: минем өчен борчылмагыз, барысы да әйбәт. Шундый ышандырырлык итеп әйтә ул аны, ничектер тынычланып каласың. Шунысын гына чамалыйбыз: ул һәрвакыт алгы сызыкта булды. Хәзер дә шулай. Ә болай үзе күп сөйләшми. Ярамыйдыр, күрәсең. Икенче тапкыр киткәндә аны башта Түбән Новгородка җибәрделәр, анда озак тотмыйча, Украинага озаттылар. Кичә кич кенә сөйләшкән идек әле. Тик элемтә начаррак булды. Тавышын ишетү, исән-сау икәнлеген белү барыбер рәхәт инде. Сугышка керсә, айлар буе бернинди хәбәр булмаган чаклар да булды бит.

Безгә шулай көтәргә язгандыр инде. Әнием башта абыем Маратны көтте. Мин – ирем Наилне, хәзер бергәләп улыбыз Раилне көтәбез. Ничек кенә авыр булса да,  мин ирләрен, улларын яшергән, башка илләргә күченеп киткән кешеләрне аңлап бетермим. Бу гамәлне мәгънәсез куркаклык һәм көчсезлек дип саныйм. Дөньяда тизрәк тынычлык урнашсын иде. Бөтен теләгем шул.

Бу теләккә без дә кушылабыз. Көткән кешеләр исән-сау булып, мин кайттым дип, тизрәк туган йортның капкасын шакысыннар иде.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү