Дәүләт Думасы мобилизация чорында альтернатив хезмәт турында закон кабул иткән

Бүген Дәүләт Думасы депутатлары мобилизация чорында альтернатив хезмәт узу тәртибен билгеләүче закон проектын өченче укылышта тәкъдим иткән.

Аның нигезендә, Россия кораллы көчләре оешмаларында, башка гаскәрләр, хәрби формированиеләр һәм органнарда хәрби булмаган альтернатив хезмәт узучылар мобилизация игълан ителгәч тә шушы ук хезмәтне дәвам итә.

Бу чара башкарма хакимият органнары яки җирле үзидарә органнары карамагындагы оешмаларда альтернатив хезмәт узучыларга кагылмый. Аларны мобилизация игълан ителгән чорда хәрби көчләргә, башка гаскәрләр, хәрби формированиеләр, органнарга хәрби булмаган вазыйфада хезмәт итүгә җибәрергә мөмкиннәр.

Закон басылып чыкканнан соң 10 календарь көне узгач, үз көченә керә.


Фикер өстәү