Владимир Путин теракттан соң Иран Президентының кайгысын уртаклашты

Владимир Путин Шираз теракты белән бәйле рәвештә Иран Президенты Сәед Ибраһим Рәисиның кайгысын уртаклашты. Россия лидерының телеграммасы Кремль сайтында дөнья күрде.

Президент сүзләренчә, кешеләрне – шул исәптән балалар һәм хатын-кызларны изге дини урыннарда үтерүдән дә вәхширәк җинаять юк.

«Без чираттагы мәртәбә терроризмның законнарны гына түгел, кеше әхлагы нормалары да санга сукмавына инандык», – дигән Путин.

Ул Мәскәүнең терроризмга каршы көрәштә Тегеран белән киләчәктә дә хезмәттәшлекне үстерергә әзер булуын әйткән. Путин һәлак булганнарның гаиләләреннең кайгыларын уртаклашкан, яраланучыларга тизрәк терелүләрен теләгән.

Кичә кораллы җинаятьчеләр Иранның Шираз шәһәрендәге Шах-Чера мавзолее янында атыш оештырган. Анда 15 кеше үлгән, 10 кеше җәрәхәтләнгән.


Фикер өстәү