Татарстанның бер авылында хатын сөйгәненә 38 тапкыр пычак белән кадаган

Суд Татарстанның Арча районы Апаз авылында сөйгәнен үтерүдә гаепләнүче хатынга хөкем карары чыгарган. Бу хакта Челнинские известия хәбәр итә.

2022 елның 6 июль кичендә хатын сөйгәне белән кәеф-сафа корып утырган. Тик алар арасында низаг чыккан. Ир җитәкчелеккә эчүеннән зарланганнан соң, эшеннән азат итүләрендә хатынны гаепли. Моннан тыш ул хатынның юл һәлакәтендә улы үлеменә сәбәпче кеше белән дус булуына ишарәләп тә сүз әйтә.  Хатынның бик нык ачуы чыга һәм ул иргә 38 тапкыр пычак белән кадый. Зыян күрүче шунда ук үлә.

Хатын үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны 8 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.


Фикер өстәү