Башкортостанның Салават шәһәр суды 5 март көнне бер хатынга карата хөкем карары чыгарган, ул 2020 елның сентябрендә ызгыш вакытында сөйгәнен үтергән. Үтерү коралы — пыяла тәлинкә.
Хатын суд утырышында үз гаебен тулысынча таныган һәм ир-атның аны көнләп даими кыйнап торуын әйткән. Ул көнне дә ир-ат исерек хәлдә хатынга дәгъва белдерә башлаган. Ул вакытта гаепләнүче дә исерек хәлдә булган. Ызгыш башлангач хатын-кыз тәлинкәне ала да уң яклап ир-атның башына суга.
Фаҗигадән соң ул фатирдан чыгып китә, соңынан ирнең мәетен табып алалар. Суд хатын-кызны аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепле дип тапкан, гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, биш елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.