14 март төнендә Екатеринбург — Төмән трассасының 48нче километрында булган юл һәлакәтендә 5 кешенең гомере өзелгән.
Kia машинасы белән идарә итүче хатын-кыз борылышта каршы як полосагы чыккан һәм Volvo авыр йөк машинасы белән бәрелешкән.
Һәлакәттә машина йөртүче хатын, ике паcсажир хатын-кыз һәм куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән ике бала һәлак булган.
Фаҗига шаһитләре юл һәлакәте мизгел эчендә булды, йөк машинасын йөртүче бәрелүдән саклана алмады, дигәннәр. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.