Салым турында 6 сорауга ҖАВАП

Онытмаган булсагыз, 1 декабрьгә кадәр физик затларга милек салымын түләргә кирәк. Шуңа бәйле кайбер сорауларга җавапны салым консультанты Зөлфия Лотфиева җавап бирде.

– Салым түләмәскә ярыймы?

– Юк. Әгәр дә салым түләүне вакытында башкармасагыз, салым хезмәте сезгә моны таләп итеп хәбәр җибәрәчәк. Инде таләп ителеп тә, салым түләнми икән, физик заттан аны суд приставлары аша түләттерергә мөмкиннәр. Штраф һәм пеня да өстәлә. Суд приставы бурычлы кешегә чит илгә чыгуны тыярга мөмкин.

– Салым суммасын мөстәкыйль рәвештә исәпләп чыгарырга мөмкинме?

– Әйе. Әйтик, милек һәм җир салымының күләмен беләсегез килә, ди. Моның өчен объектның кадастр бәясен белергә кирәк. Транспорт салымы икән, машинаның ат көче һәм ставкасы исәпкә алына.

– Салым түләргә тиешле кеше теркәлү урыны буенча яшәмәсә, ул салым түләүне искәртүче хатны кайдан алачак?

– Теркәлү урыны буенча яшәмәсә, хат аның «шәхси кабинеты»на киләчәк. Гадәттә ул сентябрь аенда ук килә.

– Салымны туганың өчен түләргә мөмкинме?

– Ир, хатын, туганың өчен салым түләргә ярый. Моны банк аша башкарырга була. Квитанция тутырганда кем өчен түлисез, шуның турында мәгълүмат язарга кирәк.

– Пенсионер, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә салым буенча ташламалар бармы?

– Пенсионерлар милек һәм җир салымыннан азат ителә. Инвалидлар исә милек, җир һәм транспорт салымын түләми. Күпбалалы гаиләләр өчен дә ташламалар булырга мөмкин. Кайбер төбәкләр, шәһәрләр үзләре үк ташламалар кертә ала.

– 18 яше тулмаганнар да салым түлиме?

– Әгәр дә алар да милек иясе икән, 18 яше тулмаганнар да салым түли.

 


Фикер өстәү