Белгечләр иске телефон номерларының куркыныч тудыруы турында кисәтә

Файдаланылмаган номерлар ярты елдан соң янә әйләнешкә кертелә.

Zecurion генераль директоры Алексей Раевский файдаланылмыйча яткан иске мобиль телефон номерларының нинди куркыныч белән янавы турында сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, кәрәзле элемтә операторлары чикләнмәгән санда телефон номерларына ия. Яңа клиентларга кайчандыр кемнекедер булган номер эләгергә мөмкин, дип яза “Прайм”. Шуңа күрә Раевский барлык кушымталардан иске телефон номерларын алып ташларга кушкан.

Белгеч билгеләп үткәнчә, кәрәзле телефон номеры килешү өзелгәннән соң яки озак кулланылмаганнан соң ярты ел “карантин”да тотыла, шуннан инде кабат әйләнешкә кертелә. Шуңа күрә номерның яңа хуҗасына алдагы хуҗасының танышлары шалтыратырга мөмкин. Телефон номерының социаль челтәрләрдәге һәм кушымталардагы аккаунтларга “бәйләнгән” булуы аеруча зур куркыныч белән яный. Ник дигәндә, номер хуҗасының банк сервисларына юл ачыла. Шуңа күрә, алыштырганда, номерны барлык аккаунтлардан өзәргә кирәк.


Фикер өстәү