Татарстанда йомырка белән кыяр тагын кыйммәтләнгән

Аның каравы, тары ярмасы берникадәр арзанайган.

Росстат мәгълүматларына караганда ,соңгы атнада республикада кыяр барыннан да күбрәк – 10,66 процентка кыйммәтләнгән. 18декабрьгә бер килограмм яшелчә бәясе 169,23 сум тәшкил иткән. Гомумән, көз башыннан бирле кыяр хакы 94,2 процентка арткан.

Кыйммәтләнү буенча икенче урында – йомырка. Бер дистә йомырка бәясе бер атна эчендә 8,19 процентка үскән. Сентябрь башыннан – 89,8ка кыйммәтләнгән.
Кишер хакы 4,6 процентка күтәрелгән. Алма, помидор һәм эремчекнеке – 2 проценттан күбрәккә. Сөт, бәрәңге, чөгендер һәм токмач бәясе исә 1 процент чамасына арткан.
Шул ук вакытта тары ярмасы (2,52 процентка), тавык ите (1,9 процентка) арзанайган.


Фикер өстәү