Эльмира Зарипова абортларны тыюга карата фикерен белдерде

Шәхси клиниканың аборт ясарга лицензиясе бар икән, операция уздырыру өчен шартлар тудырылса, берәү дә абортны тыя алмый. Әмма аны һәр хатын-кыз үзе хәл итәргә тиеш! Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипаова узып баручы елга нәтиҗә ясаган очрашуда журналистларга шулай дип җавап бирде.

– Баланы төшертү кайбер очракта хатын-кызга медицина күрсәткечләре буенча таләп ителсә, әмма кайчак та хатын-кыз үзе дә баланы калдыру-калдырмауны хәл итә. Ә безнең бурыч — аларны тыңлау һәм ярдәм итү. Бу адым уйланылып эшләнергә тиеш. Яшьлектә баланы төшереп, аннан инде бик табасы килсә дә, алып кайта алмаучы ханымнар бар бит, – ди министр.

Аның фикеренчә, абортка килгән хатын-кызларга хастаханәләрдә уйлар өчен бер атна бирелә. Шулвакытта алар белән белгечләр эшли.
– Бу вакытта безнең министрлык вәкилләре гаиләнең матди хәлен тикшерә. Авыр хәлдә яшәүчеләр булса, сәбәпләрен барлый һәм дәүләттән ничек ярдәм итәргә булуын ачыклый. Без бала табарга җыенган хатын-кызга дәүләттән булган ярдәм һәм ташламалар турында да аңлатырга тиеш, — ди ул. – Баланың әтисе дә бар бит. Аның белән сөйләшергә кирәк. Кайбер очракларда ирләр хатынының балага узганын да белми кала. Шуңа да ир фикере дә бик кирәк.

Очрашуда социаль тармакта 2024 елда булачак үзгәрешләр, уртача хезмәт хакы, эшсезләр һәм эш урыннары, ташламалар, дәүләт ярдәме турында да сөйләштеләр.

 


Фикер өстәү