Узган атнада Татарстанда нинди ризыкларның кыйммәтләнүе билгеле

Аеруча кыяр бәясе тиз үсә.

“Росстат” мәгълүматларына караганда, соңгы атнада республикада бигрәк тә кыяр бәясе нык арткан: 7 көн эчендә – 10,67 процентка. 4 декабрьгә 1 кило яшелчә бәясе 140,67 сум тәшкил иткән. Көз башланганнан бирле 61,48 процентка кыйммәтләнгән. Бәя үсү буенча икенче урынга кишер чыккан. Бер кило яшелчә хакы бер атна эчендә 5,16 процентка үскән. Өченче урында – йомырка. Дистәсе уртача 4,28 процентка (көз башыннан бирле – 60,28 процентка) кыйммәтләнгән.

Ә менә көз буе кыйммәтләнгән помидор хакы, киресенчә, 5,89 процентка төшкән. Ләкин сентябрь аендагы белән чагыштырганда 1 кило томат бәясе 124,67 процентка арткан. Шулай ук шикәр комы – 1,52 процентка, тары ярмасы – 0,96 процентка арзанайган.

Гомумән алганда, исемлектәге 43 продуктның 33е – кыйммәтләнгән, 10сы –очсызланган.


Фикер өстәү