Иң кирәкле яшелчәләр кыйммәтләнгән

Узган атнада Татарстанда иң кирәкле яшелчәләрнең кайберләре кыйммәтләнгән. «Татарстанстат» мәгълүматларына караганда, бигрәк тә кәбестә бәясе нык артып (3,23 процентка),  килосы 17,63 сумга җиткән.

Кыяр бәясе – 2,14 процентка (84,72 сум), помидор – 1,13 процентка (84,61 сум) үскән. Шулай ук банан хакы да сизелерлек дәрәҗәдә – 3,13 процентка күтәрелеп, килосы 81,38 сум тәшкил иткән. Йомырка да нык кыйммәтләнгән – 4,5 процентка, хәзер аның дистәсе уртача 67,68 сум тора. Шулай ук ярым ысланган колбаса, маргарин һәм сөт хакы арткан.

Шул ук вакытта кишер бәясе, 2,51 процентка төшеп, 24,2 сумга калган. Башлы суган – 2,06 процентка (килосы – 25,6 сум), алма – 1,44 процентка (83,76 сум), балалар өчен коры сөт катнашмасы 1,43 процентка (килосы – 966,75 сум) арзанайган. Ярма һәм ит хакы үзгәрешсез калган.


Фикер өстәү