Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңа боз сарае ачты

Түбән Камага эш сәфәре барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәрдә яңа боз сарае ачу танатанасында катнашты.

Спорт комплексында ясалма бозлы ябык шугалак, тренажер залы, һәркайсы 25 урынга 4 киенү бүлмәсе каралган. Шулай ук табиб бүлмәсе, процедура бүлмәсе, 2 тренер кабинеты һәм судьялар өчен бүлмәләр бар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге объектны файдалануга тапшыру – шәһәрне үстерүдә һәм гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүдә мөһим адым. «Монда хоккейчылар өчен дә, фигуристлар өчен дә барлык шартлар тудырылган. Гомумән алганда, әлеге объект ярдәмендә Түбән Кама балаларын спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итә алачак», – диде Татарстан Рәисе ачылу тантанасында.

Спорт комплексын караган вакытта Рөстәм Миңнеханов яшь следж-хоккейчылар белән аралашты, аларга киләчәктә дә спортта уңышлар теләде.

Боз сарае базасында «Ак барс» академиясенең балалар хоккей мәктәбе эшләячәк. Мәктәпкә 150 егет кабул ителгән инде. Алга таба 11 яшьтәге укучыларны җыю планлаштырыла. Бүген яшь хоккейчылар белән 3 тренер шөгыльләнә.


Фикер өстәү