«Ялгыз чыгып китәсе килгән чаклар да була»

Җырлы гаиләләр – татар эстрадасының бер феномены, дисәк, арттыру булмас. Өйдә дә, эштә дә бергә булу мөнәсәбәтләргә йогынты ясыймы? Эштәгене өйгә алып кайту яхшымы, начармы? Аерым гына иҗат итү турында хыяллар уянгалыймы? Бу сорауларны танылган җырлы гаиләләрнең үзләренә бирдек.

«Мин мәҗлескә бармый калсам, Илназга авыррак», – ди Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Идрисова. Бергә эшләүне ике яклы тәңкәгә тиңли ул. «Өйдә дә, эштә дә бергә булгач, рухи яктан да, эшләр бүленешендә дә терәк булуын тоясың, акча да бер казнага җыела. Әйтик, күп очракта без мәҗлесләрдә бергә эшлибез. Мин аппаратурасына да утырам, диджей да була алам. Гомумән, оештыру эшләрен үз өстемә алам. Бер-беребезгә җайлашып беттек. Ләкин безнең бит әле өч балабыз да бар. Нянябыз юк, әниләребез якында гына түгел. Икәү чыгып китү авыр булган чаклар да җитәрлек. Хәзер менә олы улыбыз, ныгытып, музыка белән шөгыльләнә. Аны конкурс-концертларга күбрәк үзем йөртәм», – ди Гүзәл. Эшләр өйгә кайткан, өйдән бер ялгызың чыгып китәсе килгән чаклар да булуын яшерми ул. «Андый чакта кызлар белән булса да күрешәм, тулыланып кайтам».


Фикер өстәү