Рөстәм Миңнеханов Чаллыда “Победа” футбол кырын ачуда катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда “Победа” өсте ябулы футбол манежын ачуда катнашты. Президент узган елның декабрь аенда Татарстанның зур шәһәрләрендә дүрт манеж төзүгә старт биргән иде. Теләсә кайсы яшьтәге спортчыларның ел әйләнәсе футбол белән шөгыльләнә алуы өчен шундый карарга киленде. Озакламый  тагын Казанда – ике һәм Түбән Камада бер манеж ачу күздә тотыла.

Өсте ябулы футбол кыры Чаллы өчен бик кирәкле спорт корылмасы, булуын әйтте Рөстәм Миңнеханов. Шәһәрнең яшь футболчылары футбол мәйданчыгын төзү үтенече белән Президентка мөрәҗәгать иткән булган икән. Биредә хәзер “Төзүче” балалар-яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (700гә якын бала) шөгыльләнәчәк.

“Победа”да 90х45 метр үлчәмендәге футбол кыры, тренажер залы, киенү-чишенү бүлмәләре, медпункт  – барысы да бар.

Рөстәм Миңнеханов Чаллыга сәфәре барышында әле яңа ачылган “КамАЗ” боз аренасында да булды. Аны берничә ай эчендә төзеп куйганнар. Төзелеш быел февраль аенда башланган. Шәһәрдә ясалма бозлы, өсте ябулы өченче шугалак бу. Биредә “Чаллы” спорт мәктәбеннән 600 бала шөгыльләнәчәк. Гомумән, биредә тимераякта шуарга яки хоккей уйнарга яратучы  теләсә кем шөгыльләнә алачак. “Татарстанда яшәүче барча кешенең спортка, физик культурага тартылуын телибез. Әлеге боз сарае, спортчылар югары нәтиҗәгә ирешә алсын, ә халык сәламәт тормыш рәвешен алып бару мөмкинлегенә ия булсын өчен, иртәдән кичкә кадәр эшләргә тиеш”, – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрнең хоккейны аеруча яратуын билгеләп үтте. 30 мең кеше хоккей белән шөгыльләнә, 9 меңгә якын бала хоккей секцияләренә йөри, дип билгеләп үтте ул.


Фикер өстәү