Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсендә өсте ябулы шугалак ачу тантанасында катнашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Балык Бистәсе районында «Слобода-арена» ябык шугалагы ачылышында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин объект директоры Никита Фадейчевка инвентарь сатып алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Ә ул үз чиратында Дәүләт Советы Рәисенә «Мөхәммәтшин 1» дип язылган спорт футболкасын бирде, дип яза «Татар-информ».

«Спорт объектында мондый шартлар турында хыялланган идек. Биредә киенү-чишенү, боз мәйданчыгы һәм хәтта тренировка залы бар. Бүген сездә булачак хоккейчылар һәм фигуралу шуу осталары үссен өчен барлык шартлар да тудырылган», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Быел Татарстанда берничә миллиард сумлык спорт объектлары торгызылды, дип өстәде ул. «Казанның республиканың спорт башкаласы булуы минем өчен күңелле хәл. Бездә яшь буын өчен бик күп шартлар тудырыла», — диде төбәк парламенты җитәкчесе.

Ябык шугалак территориясендә 25 кешегә чишенү-киенү, душ, тимераякларны саклау, прокатка бирү, киптерү урыннары каралган һәм санузеллар бар. Бинаның гомуми мәйданы — 3 мең кв. метр чамасы. Ачылыш тантанасында шулай ук Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов катнашты. Ул объектны төзү яшь буынны да, өлкән буынны да физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүдә берләштерергә ярдәм итәчәген сөйләде.

«Бөтен районнарда булмаган шундый объект бездә барлыкка килү зур дәрәҗә. Бу безнең өчен зур горурлык. Без алкалы хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнү өчен балаларны кабул иттек. Балык Бистәсе районында халыкара класслы яңа осталар барлыкка киләчәк», — диде ул.

Сәламләү сүзләреннән соң, бозга Балык Бистәсе районы спорт мәктәбенең яшь хоккейчылары чыкты. Алар Советлар Союзының ун героеның сурәте төшерелгән футболка кигән иде. Әмма беренче булып бозны Фәрит Мөхәммәтшин үзе сынап карарга булды. Аннары сәясәтче символик рәвештә ташлаган алканы яшь хоккейчылар аңа истәлеккә бүләк итәргә булды.


Фикер өстәү