«Ватаным Татарстан» «Бу-минем туган авыл» бәйгесе җиңүчеләрен котларга Актанышка сәфәр кылды

Бүген «Ватаным Татарстан» «Бу-минем туган авыл» бәйгесендә җиңүчеләрне котларга дип Актаныш районына сәфәр кылды.

Актанышның Чуракай авылыннан Рамил Сәләхов «Игелекле авылдашым» номинациясендә җиңү яуласа, «Җир кешесе» номинациясендә Киров авылыннан Венера Сабитова беренче урынга лаек булды. Чуракай авылы сәхнәсендә газетаның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова җиңүчеләрне хөрмәтләп, сертификатлар тапшырды.

«Бәйгегә бик күп материаллар килде. Җиңүчеләрнең эшләрен үтә дә кырыс жюри бәяләде. Шунысын әйтәсем килә, бер генә районнан да ике җиңүче булмады, бары Актаныштан килгән ике язмага гына комиссия, бертавыштан, уңай тавыш бирде. Рәхмәт сезгә авыл тормышын шулай бар нечкәлекләре белән яктыртканыгыз өчен», — диде Гөлнара Сабирова.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов та бәйге җиңүчеләрен котларга килгән иде.

Бәйрәмдә Әсхәт Хисмәт белән Булат Хисмәт катнашу ямь өстенә ямь булды.

 

Сәфәрдән тулырак репортаж белән алдагы көннәрдә сайтта һәм газетабызда таныша алырсың.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү