Бию генә димәгез!

Узган атнада мәдәни тормышта яңалык дип атарлык хәл булды. Ләкин ул зур вакыйгага әйләнә алмады, ничектер тыйнак узды. Нәтиҗәдә күргәннәр күрде, күрмәгәннәр белми калды. Сүзебез – Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Туй» музыкаль-хореография спектакле турында. Ансамбль беренче тапкыр сәхнәдә Казан һәм Себер татарларының туй йолаларын күрсәтте.

Гаҗәп, халыкның үткәнен, тарихын тел белән генә түгел, хәрәкәтләр, ягъни бию белән дә буыннан-буынга тапшырып була икән бит. Ансамбль әнә шул байлыкны сәхнәгә менгезде. Дөрес, туй йоласы элек күрсәтелгән булган. Ансамбль ветераны Шамил Әхмәтҗанов әйтүенчә, элек Казан татарлары туен Фәйзи Гаскәров сәхнәләштергән. Хәзергесен ул бик зур эш, хәтта ки батырлык, дип атый:
– Шушындый авыр заманда шулкадәр җитди хезмәтне сәхнәгә чыгарулары ук – зур батырлык. Пандемия вакытында, дөнья тукталып калганда да алар элемтәдә торып, эшләделәр, кайбер биюләр чыкмый калса да, күркәм эш күрсәттеләр. Мин бик канәгать.
Дөрес, оештыручылар төп өлешне икенче бүлеккә калдырганнар. Беренче өлешендә ансамбль иң матур чыгышларын – «Көмеш беләзек», «Гармун-гармун», «Чалыштыру», «Аулак өй» һәм башка үрнәкләрен тәкъдим итте. Балалар дa имтихан тотты. Баксаң, ансамбльнең балалар студиясе октябрьдән яңадан эшли башлаган. Әмма иң кыйммәтлесе икенче бүлектә булды.


Сюжеты болайрак. Казан бае улына Себер бае кызын ярәшә. Ике ата килешкәч нинди йолалар үтәлергә тиеш – барысы да хореография һәм җыр аша күрсәтелде. Либретто авторы, чараның фәнни консультанты – фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, спектакль Себердәге төрле этник төркемнәр кулланылган йолалар тупланмасы буларак эшләнгән. Әйтик, беренче күренештәге «Никә туй» («Никах») Тубыл татарларының фольклор материалы нигезендә җыелган:
– Себер татарлары йоласы сәхнәдә беренче мәртәбә күрсәтелә. Аның сәхнәгә менүе – бик зур тәҗрибә дә. Либреттосы – бер хәл, аны тамашачыга бирү ысулын да табарга кирәк бит әле. Академик юнәлештә эшләгән ансамбль өчен бу зур сынау булды һәм ул аны уңышлы үткәрде. Сюжетка килсәк, ул ХХ йөз башында Себер татарларының төрле этник төркемнәрендә кулланылган этнографик күренешләреннән гыйбарәт. Анда йола җырлары да кертелде. Әлеге җырлар бөтенесе дә басылып чыккан, нотага утыртылган җыентыклардан тупланды. Бу яктан ансамбльнең хормейстеры Венера Гәрәеваның хезмәте бик зур, – диде Фәнзилә Җәүһәрова.
Шулай итеп, сәхнәдә «Туй мәшәкатьләре», «Кечкенә турчай», «Сыктама, балам», «Кияү типсәү җырлары», «Йар-йар» һәм башка бик матур күренешләр күрсәтелде. Искитмәле хореография, моңлы җырлар чыннан да яңалык иде. Һәм иң әрнеткәне – аларны башкарган җырчылар да, ансамбль үзе дә халыкка бик билгеле түгел. Татарстанның атказанган артисты Фәрит Гафиятуллин, Диләрә Палатова, Дамир Имамиевларны радио-телевидениедән көне-төне яңгыратасы, юкса. Элек ансамбль шул функцияне үти, эстрадага затлы җырчыларны тәрбияли торган иде. Хәзер исә без аларның солистларын бик ишетмибез дә, күрмибез дә.


Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов үзенең күптәнге хыялын тормышка ашыруы турында сөйләде:
– Элек-электән без йолаларны саклау һәм аны халыкка җиткерү белән шөгыльләнгәнбез. Татар милләтен менә шушы чыгышлар билгели. Без – бик бай халык. Безнең йолаларыбыз, җырларыбыз, хореографиябез бик бай. Әлеге эшне башкарып чыгарга галимнәр, әлбәттә инде Венера Гәрәева ярдәм итте, әмма сәхнәдә куелышны күрә алмады. Бу – аның соңгы эше. Бүген искә алуыбыз рухына дога булып барсын. Пандемия бер яктан безне чикләсә, икенче яктан фәнни яктан өйрәнүгә мөмкинлек бирде. Мин «Татарлар» китабының туй йоласына кагылышлы бөтен материалын укып чыктым. Аннан соң ХIХ гасыр азагында язылган Казан татарларының туй йолалары монографиясенә юлыктым. Ул миңа чын мәгънәсендә табыш булды. Шулай итеп күптәнге хыялым тормышка ашты. Шунысын да әйтергә кирәк: Себер татарларында без бүген күрсәткән йолаларның кайберләре әле дә саклана.
Җитәкче әйтүенчә, махсус шушы тамаша өчен 300 сәхнә костюмы тегелгән, оркестр өчен этник уен кораллары сатып алынган. Казанда әлеге тамаша ике көн рәттән күрсәтелде. Шуның белән шул түгел. Ансамбль директоры Юрий Жуков әйтүенчә, ансамбль әлеге программа белән Россия шәһәрләре буенча турга чыга. Әлеге гамәл «Мы – Россия» федераль гастроль программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Декабрьдә «Туй»ны Самара, Пермь, Красноуфимск, Екатеринбург шәһәрләрендә күрәчәкләр.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү