«Салават Күпере» торак комплексыннан Юдино станциясенә кадәр автобус йөри башлый

Автобус юлда җиде тапкыр тукталыш ясаячак дип планлаштырыла.

«Содружество» шәһәр яны компаниясе 1 октябрьдән Казанда «Салават Күпере» торак комплексы — «Юдино станциясе» яңа автобус маршрутын ача. Автобуслар пассажирларны Казанның иң ерак торак комплексларыннан берсе булган Юдино станциясенең тимер юл вокзалларына кадәр һәм кире шәһәр яны поездларына китерәчәк.

Иртәнге алтыдан кичке бишкә кадәр көн саен 11 рейс планлаштырыла . Башлангыч станциядән ахыргы тукталышка кадәр хәрәкәт итү вакыты, юллардагы вәзгыятькә карап, ярты сәгать тирәсе дип билгеләнә.

Автобус «Радужный» торак комплексы, Нурихан Фәттах, «Салават Күпере» торак комплексы, Наилә Йосыпова (кире юнәлештә – Осиновская), Красикова, Бирюзовая, вокзал янында тукталыш ясаячак. Автобус расписаниесе Юдино станциясе буенча шәһәр яны поездлары расписаниесе белән килештерелгән.


Фикер өстәү