Татарстанда томан һәм көчле җил көтелә

Синоптиклар кисәткәнчә, юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, республикада янә һава торышының бозылуы көтелә.

Бүген көндез Татарстанда, шулай ук Казанда урыны белән томан көтелә. Шул ук вакытта юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил. Казанда җил тизлеге – секундына 18 метрга кадәр.

Көндез республикада җылы: +1…+4 градуска кадәр. Башкалабызда +2…+4 градус булыр дип фаразлана.


Фикер өстәү