Иҗат эше ыгы-зыгыны яратмый ди ул. Әллә шуңа ил-гавамнан читтәрәк калып, бар булмышын иҗатка багышлап яши. Сүзебез – шагыйрь Рәниф ШӘРИПОВ турында. Аның белән иҗат хәлләре, әдәбият проблемалары турында сөйләштек.
– Рәниф абый, сүзне хәл—әхвәл белешүдән башлыйк. Нихәлләрегез бар?
– Хәлләр начар түгел, Аллага шөкер!
– Фәнис Яруллинның көндәлекләре аша иртәсенең бик иртә башлануын, бик күп кешеләр кабул итүен белдек. Сезнең көнегез ничек башлана, ничек үтә?
– Фәнис абый белән чагыштырганда, мин күпкә ялкаурак шул. Иртә тормыйм. Күптомлыклар чыгарырлык язганым юк, гәрчә аз язмадым кебек. 25ләп поэма гына бар. Сан өчен түгел, бик тә абруйлы әдипләребездән шактый югары бәя алган әсәрләр. Кемнеңдер чагыштырганы бар, имеш, бер поэма бер роман кебек дип. Яшьрәк вакытта көнем сәгатьләргә, мәсәлән, чит телләрне өйрәнү, уку, тарих, әдәбият, физкультура… кебек «дәрес»ләргә бүленгән иде. Язу эшен исемлеккә кертеп булмый, билгеле. Анысы сәгатьләргә бүленми, үз тормышы белән яши. Хәзер инде режим буенча яшәмим, «пенсиягә чыктым».
– Сезне, холыкларыгыз капма—каршы булса да, Фәнис Яруллин белән чагыштыралар да бугай әле.
– Андый чагыштыруларны бөтенләй яратмыйм. Фәнис абый янында кунакта булгаладым. Без – икебез ике төрле кеше. Үземнең ялкаулыгым турында әйттем инде. Аннан соң, мин сорарга яратмыйм, бөтенләй яратмыйм. Бу – минем өчен үз-үзеңне кимсетү, түбән төшерү.
Детдом безне еламаска,
Елап сорамаска өйрәтте…
– Әниегезнең нинди нәсыйхәте язмышыгызда хәлиткеч роль уйнады?
– Әнием нәсыйхәтләре булдымы, юкмы – хәтерләмим. Үләр алдыннан чакырып алып: «Улым, мин үләм. Син курыкма, сине хөкүмәт ташламас…» – диде. Сүзгә-сүз. Шул булды нәсыйхәт.
– Татар әдәбиятында ятимлек, балалар йортында тәрбияләнү темасы элек—электән булган, хәзер дә бар (соңгы елларда Зөлфәт Хәким, Айгиз Баймөхәммәтов һ.б.лар). Бу теманы эчтән белсәгез дә, язмыйсыз. Сәбәбе нәрсәдә икән?
– Әлеге авторларны ишетеп беләм, ләкин укыганым юк. Әйе, бу теманы мин бик яхшы, эчтән беләм. Язмыйсыз дип әйтү дөрес түгел. Язгалыйм. «Качу», «Алмагачлар сагышы». Ләкин, бу темага кагылганда, мин, һәрвакыт дип әйтергә була, мәхәббәт белән язам. Бәлки шуңадыр да, ул әсәрләр җиңелчә генә, «еламыйча» гына укыла, халык телендә йөрми.
– Фәнис абыйның Нурсөясе булса, сезнең терәк—таянычыгыз, илһамчыгыз Дамирә апа бар. Аның белән соң кавышканга үкенмисезме?
– Әйе, без соңрак кавыштык. Инде ун елдан артык бергә. Шөкер итеп яшибез.
– Хатыныгызга яратам дип әйткәнегез бармы? Көндәлектә аңа ничек эндәшәсез?
– Яратам дип әйтешкән чаклар да булды. Гомумән, роман язарга була. Кәеф әйбәт чакта, матурым дип дәшәм, кәеф булмаганда, Дамирә инде…
– Сез социаль челтәрләрдә бик актив. Шигырьләрегезне күбесенчә кемнәр укый? Гомумән, шигърият бүген ни дәрәҗәдә популяр?
– Шигырь укучылар да, язучылар да күп. Интернет тулы. Монда инде сыйфат, зәвык кебек төшенчәләр калкып чыга. Хәер, күзәткәлим: һәркемнең үз укучысы, язучысы бар. Интернетта тулы демократия. Мин шуңа бик сөендем: укучы барысын да аңлый, сизә, тоемлый. Бер яшь ханымның минем шигырьгә җавабы хәтергә уелып калды: «Кызганыч шигырь дә түгел, ләкин нигәдер елыйсы килә…» Бик уйландырды бу сүзләр. Ул бит могҗиза белән очрашкан кебек язган бу бәяне. Шигъриятнең сере дә, бәлки, шулдыр. Тагын бер сүз әйтәсем килә: интернетта Чаллыдан Айрат Суфиянов исемле бик шәп шагыйрь еш күренә. Гениальный дип әйтсәм дә артык булмас. Җаны-тәне белән чын шагыйрь. Күп яза, әйбәт яза. Менә дигән шигърият үрнәкләре күрсәтә. Нигә әле бу димәгез, бәлки аңа да игътибар артыр, күрерләр, булышырлар… Ул – телебез, халкыбыз байлыгы.
– Рәниф абый, сезнең барлыгы ничә китабыгыз чыкты? Бөтен иҗатыгызны туплап чыгару өчен ничә томлык кирәк булыр иде?
– Барлыгы сигез китабым чыкты, шуларның дүртесе каты тышлы, кем әйтмешли. Барлык иҗатны туплау кирәк түгелдер, бәлки. Шулай да, сыйфатлы гына итеп ике томлык әзерләргә булыр иде. Китап кибетләрендәге киштәләргә, андагы сатылмыйча яткан күптомлык әсәрләргә күзем төшә дә, бер томлык та җитәр иде, дип уйлап куям. Бу – бары тик уйлар гына. Өмет юк дип әйтергә була. Соңгы китабымны бик зур кыенлыклар аша чыгардык. Кайвакыт, йөгерә-йөгерә китап бастырыр өчен, өстән бер генә сүз дә җитә икән. Барысы да табыла… Хәзер ул якка борылып та карыйсы килми. Шигырь дә язган идем әле, «Кем кулында безнең язмышлар…» дип. Чөнки, «социаль әһәмияте юк» дигән мөһер сугып, минем китапны бөтенләй юк итәргә маташканнар иде. Шулай булыр да иде, ярый әле, бер таныш «олы абзый»: «Хәлең ничек?» – дип сорады. Мин җавап бирдем… Үзем турында, күргәннәрем турында кечкенә-кечкенә истәлекләр язган идем, интернетка куеп та бардым, бер китаплык җыелды. Тик, бик шикләнәм, «социаль әһәмияте» юктыр. Кемнәндер ярдәм сорыйсым килми.
– Иҗатыгыз вакыт—вакыт бик усал, әмма үзегез усал түгел бугай. Юкса фәлән түрәләрнең ишекләрен тибеп ачуыгыз турында бер дә ишетелми. Китабыгыз аз тираж белән чыкты, урамга чыгып йөреп булмый торган йортта өске катта яшисез. Саный китсәң, күп инде…
– Иҗатым үземә бер дә усал түгел шикелле. Һаман шулай диләр. Әллә чынлап та шулай инде. Бу дөньяның, бу тормышның ямьсез, гаделсез якларын күрсәм, шунда ук ачуым чыга. Ябык ишекләрне тибеп ача белмим, борылам да китеп барам.
– Шәхесләргә багышланган поэмаларыгыз бар. Алар арасында иң катлаулысы дип кайсын әйтер идегез?
– Таһир Якупов турында «Куылган моң», Вафирә Гыйззәтуллина турында «Вафирә», Фәүзия Бәйрәмова турында «Фәүзия» дигән поэмаларым бар. Барысы да катлаулы. Бераз гына тәнкыйть тә булды. Бәхәсләшмим, бер-ике сүз генә әйтәм. Поэма ул – документаль язма түгел, ә хисләр дөньясы, шигъри әсәр. Теге чоры кермәгән, бу вакыйга сурәтләнмәгән дип тәнкыйтьләү урынсыз. Икенчедән, ничек кенә ачы булса да, дөреслекне язарга куркып узсаң, каян килсен әсәргә хисләр? Тәнкыйтьтә хикмәт бар, аңа да колак салам, ләкин, яһүд мәзәгендәге кебек, алар да хаклы, мин дә хаклы.
– Хәзерге заман турында поэма язылса, ул ничек аталыр иде?
– Хәзерге заман турында поэма язып булмас иде. Физиклар һәм лириклар арасындагы бәхәстә физиклар җиңде, «0» һәм «1» калып бара, ягъни информатиканың нигезе, «бар» һәм «юк», бөтен дөнья шул саннарга кереп югалып бара, ясалма интеллект та шул цифрлар дөньясы. Бәлки, ялгышамдыр, без хисләр табигатен әле һаман да аңлый-аңлата алмыйбыз. Ә ясалма акылны үзебез белмәгән нәрсәгә өйрәтергә маташабыз. Компьютерлар эчендә хисләргә урын юк.
– Ил—көндәге вазгыять иҗатка ни дәрәҗәдә тәэсир итә?
– Тәэсире шул гына, күп уйланырга туры килә.
– Соңгы елларда иҗади конкурслар, грантлар барлыкка килде. Әдәби бәйгеләрдә катнашканыгыз бармы? Юк икәнен белсәм дә сорыйм инде, бәлки, фикерегез үзгәргәндер? Анда җиңүчеләрнең иҗатларын күзәтеп барасызмы? Андый конкурслар файдагамы?
– Иҗат эше ыгы-зыгыны яратмый дигән сүзне ишетмәгән кеше бармы икән? Үземнең катнашканым юк. Бәйгеләрнең файдасы бар инде ул. Ләкин иҗат эшендә… Белмим. Иҗат бәйгесе гасырлар буена сузылып бара бит ул.
– Тагын бер ел тәмамланып килә. Сезнең өчен ул нинди ел булды? Киләсе елны нинди өметләр белән каршы аласыз?
– Узган ел гадәти ел булды дип әйтер идем, алай түгел шул. Киләсе ел гадәти ел булсын иде дигән өметләр белән яшибез…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat