Максатчан программа буенча уку: акча җилгә очмасын

Диплом алгач, кире кайтасы! Максатчан программа (целевое обучение) буенча укырга керүчеләрне кат-кат кисәтәләр. Тик яшь белгечләр вәгъдәләрендә торамы соң? Килешүне бозган өчен күпме штраф түлисе? «ВТ» хәбәрчесе максатчан программаның өстенлекле һәм тискәре якларын белеште.

Максатчан укыту төрле тармакларда кадрлар кытлыгын хәл итүне, предприятие, дәүләт органнары ихтыяҗларына туры килерлек белгеч әзерләүне күздә тота. Аның өстенлеге: бушлай уку, вузны тәмамлагач, гарантияләнгән эш урыны, укырга кергәндә махсус конкурс һәм социаль ярдәм.
Россия Хөкүмәте квоталарны барлык бюджет урыннарыннан чыгып билгели. Вузлар аны 10 апрельдән соңга калмыйча сайтларында урнаштырырга тиеш.

Хәзерге вакытта мондый урыннар бигрәк тә авиация, ракета двигательләрен проектлау, тимер юл, күпер төзүчеләргә күбрәк биреләчәк. Шулай ук илгә табиб, мәдәният хезмәткәрләре дә җитми. Алар да максатчан программага кертелә. Моңа кадәр фундаменталь һәм гамәли биология, наноинженерия, наноматериаллар юнәлешләрендә целевиклар әзерләнмәсә, хәзер аларга да игътибар артачак.

Хата

Гүзәл Гатауллина вузда дүрт ел буе максатчан программа буенча укыган, әмма бүген эшләми. Укыган өчен тотылган акчаны кайтармаган, аны берәү дә эзләп йөрми.

– Һөнәремне әни киңәше белән сайладым. Ул юрист булуымны теләде. Ә минем артист буласым килгән иде. Максатчан юнәлеш буенча дүрт ел укыгач, укырга җибәргән оешмада берничә ай эшләдем дә киттем. Эшем шәһәрдә иде югыйсә, тик кечкенә хезмәт хакына интегеп йөрисем килмәде. Бәхетем бар: оешма җитәкчесе таләпләр куймады. Хәзерге вакытта фотога төшереп, маникюр ясап, заманча сумкалар тегеп акча эшлим, – ди 23 яшьлек Гүзәл.
Ә менә Гапсәләмовларга кыенрак булган. Кызлары бер ел укыган өчен, 157 мең сум акчаны кире кайтарганнар.

– Кызыбыз Казан дәүләт ветеринария медицинасы институтында целевик иде. Бер елдан соң укуын ташлады. Югыйсә мал табибы булу хыялы иде. «Бу – минем өлкә түгел», – диде. Хәзер психологка укый, – ди Лаеш районында яшәүче Диләрә Гапсәләмова. – Әле ярый кызыбыз вакытында хәл итте. Диплом алгач, эшкә кайтмаса, нишләр идек? Ул укырга кергәндәге шарты буенча Теләче районындагы оешмага кайтып, өч ел эшләргә тиеш иде. Әле аны табу да җиңел булмады.
Саба районының Мингәр авылы кызы Ильмира Исхакова КФУда укытучылыкка укый. Тагын бер елдан диплом алып, Шәмәрдән мәктәбенә кайтып, биш ел укытасы бар аның.

– Хәзер яшьләрнең күбесенең шәһәрдә каласы килә. Ә мин, киресенчә, авылга кайту яклы. Шуңа да максатчан укуны кулайрак күрәм. Беренчедән, эш урыны булачак. Икенчедән, авылларда укытучылар кытлыгын киметергә өлешеңне кертәсең. Авылга да ярдәм, чөнки яшьләр – авылның тоткасы, – ди Ильмира Исхакова.

Вазгыять

Татарстанда узган ел вузларда максатчан укыту юнәлешләренә 3447 урын бүлеп бирелгән. Быелгы квота апрельдә билгеле булачак.

– 747 студент күптелле һәм ике телле мәктәпләр программасы буенча белем ала. Рәисебез тарафыннан аларга ай саен 15 мең сум стипендия түләнә. Мәктәпкә килеп эшләү өчен күп энергия, белем һәм сабырлык кирәк. Әгәр дә әти-әниләр, җәмгыять укытучыга карата карашын үзгәртмәсә, алар мәктәпкә килмәячәк. Һәр сыйныфта – 25 бала, һәркайсының – үз холкы. Укучыларны сүгәргә дә ярамый, әмма шелтә белдермичә дә булмый, – ди мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Максатчан программа буенча укучыларның күбесе үз районнарына кайта, берничә проценты гына кайтмаска мөмкин, ди министр. Ә менә укырга кереп, беренче курстан соң баш тарткан очраклар бар.
Мамадыш районы мәгариф идарәсе методисты Раилә Әхмәтшина әйтүенчә, район укучылары арасында медицина, мәгариф, юридик, аграр, энергетика, төзелеш, спорт һәм башка юнәлешләр буенча максатчан укучы 100дән артык студент исәпләнә. Узган еллар белән чагыштырганда, аларның саны арткан.
– Мәктәпләргә, максатчан юнәлешләрдә укырга теләүчеләр бармы, дип запрос җибәрәбез. Укучылар белән очрашабыз, җаваплылыкны аңлатабыз. Алар риза булганда, кадрларга ихтыяҗы булган оешмаларны эзлибез, – дип сөйли методист.
– Укучыларның күбесе эшкә кайта. Педагоглар белән генә кайчак проблема туа. Ни өчен дигәндә, алар практика үткән мәктәпләрендә кала. Укытучыларны Казан белән Чаллы шәһәрләре үзенә «йотып» бара.
Әтнә районының мәгариф белгече Лилия Габидуллина белдергәнчә, районда укытучылыкка 9 целевик укый.
– Без аларны кадрлар булсын дип әзерлибез. Хәзерге вакытта математика, җәмгыять белеме укытучылары кирәк. Гадәттә целевиклар үз мәктәпләренә кайта. Әгәр урын булмаса, башкасына күчерәбез, – ди Лилия Габидуллина.

Кадрлар

Казандагы «НИИтурбокомпрессор», «Казанкомпрессормаш» оешмалары кадрларны укытырга, аларга ярдәм итәргә тырыша. Профориентация, максатчан уку буенча Казан илкүләм тикшеренүләр технологик университет (КХТИ), Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты (КАИ), Казан дәүләт энергетика университетлары белән эшлиләр. Эшчеләр үзләре яки балалары укырга тели икән.
– Безнең оешмадагы барлык целевиклар да кире кайта. Алар килешүләрне Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аша төзи. Килешүне бозган очракта, штрафлар каралган, – ди «НИИтурбокомпрессор» оешмасының гыйльми сәркатибе Илмир Хәбибуллин.

Ниләр үзгәрә?

Быелгы яңалык – «Россиядә эш» порталында эш бирүчеләрнең бердәм базасына целевиклар әзерләүгә кагылышлы мәгълүматлар урнаштырачаклар. Моңа кадәр укучыларга эш бирүчеләрне үзләренә эзләргә туры килгән.

Кабул итү тәртибендә дә үзгәрешләр бар. Абитуриентлар документларын бары бер вузга һәм бер генә программага тапшыра ала. Моңа кадәр бишәр гариза бирү мөмкин булган. Хәзер оешма җитәкчесе килешүдә студентка нинди ярдәм тәкъдим ителәчәген һәм эш шартларын төгәл күрсәтергә тиеш. Студентның җаваплылыгы да арта. Мәсәлән, предприятие җитәкчесе студентның укуына карата таләпләр куя, начар укыганда килешүне өзә ала.

Максатчан программа буенча укырга теләүчеләр өчен

Заказчыны каян табарга?
Уку өчен түләргә әзер булган заказчыны табарга кирәк. Ул дәүләт корпорацияләре, министрлык, шәхси компанияләр, дәүләт оешмалары: хастаханә, театр, музей, булырга мөмкин. Абитуриент заказ бирүче белән килешү төзергә тиеш.

Җаваплылык
1. Заказ бирүче студентка укыганда стипендия түләргә, транспорт, яшәү чыгымнарын хәл итәргә булышырга, килешү буенча эшкә урнаштырырга тиеш.
2. Студентның бурычы – яхшы уку, диплом алгач, эш урынында өч ел эшләү.
Эшкә урнаштыру кагыйдәләре бозылса
*Заказчы целевикка уртача өч хезмәт хакы күләмендә компенсация түли.
* Максатчан укыган студент эш бирүчегә белем алуга киткән чыгымнарны кире кайтара.
* Эшкә урнашу буенча бурычын үтәмәүче як вузга федераль, төбәк яки җирле бюджеттан студентны укытуга киткән чыгымнар күләмендә штраф түли.


Фикер өстәү