Иң кирәкле кеше: Татарстанда укытучыларга кытлыкны ничек хәл итәргә җыеналар?

Татарстанда яңа уку елында 1500 укытучы һәм тәрбияче кирәк. Мәктәпләрдә бигрәк тә башлангыч сыйныф, математика, физика, рус теле һәм әдәбияты укытучылары җитми. Казан һәм Чаллыда, Лаеш районында тәрбиячеләргә кытлык бар. Дәүләт Думасында булачак укытучыларны укуларын тәмамлаганчы ук мәктәпкә җибәрергә тәкъдим итәләр. Тагын нишләп була? «ВТ» хәбәрчесе республикадагы вазгыятьне белеште.

Кире кайтмыйлар

Чирмешән районының Түбән Кәминкә мәктәбендә яңа уку елында 19 бала белем алачак. 1 нче сыйныфка 3 укучы бара. Мәктәпне исә бишәү тәмамлаган.

– Бездә математика, физика укытучыларына кытлык бар иде. Аптырагач, узган ел, сөйләшеп, Әлмәттә укыткан үзебезнең район егетен кайтарттык. Утыз чакрым ераклыктагы туган авылыннан килеп, математика, физика, информатика фәннәрен укыта. Башка авыл укытучылары да эшли. Быелга укытучылар җитә, – ди директор урынбасары, инглиз теле укытучысы Гөлназ Массарова.

Әмма моның белән генә тынычланып булмый. Директор урынбасарын вузларга укырга җибәрелгән «целевик»ларның кире кайтмавы борчый. Яшь белгечләр күбрәк Әлмәт, Түбән Камадагы мәктәпләрне сайлый икән. Ни өчен дигәндә, гамәлдәге тәртип буенча, аларны үз районнарына кайтырга мәҗбүр итә алмыйлар. Яшь белгечләргә Татарстанның теләсә кайсы мәктәбендә укытырга рөхсәт ителә.

– Аларны кайсы район җибәрә, шунда эшкә кайтсыннар иде. Элеккеге кебек юллама системасын кайтару да кирәк, – ди Гөлназ Массарова. – Монысы – хыял, ә чынбарлык башкачарак. Аңлыйм мин, яшь укытучыларны мәктәптә хисап эшенең күп булуы, әти-әниләр белән эшләү дә куркыта. Хәзерге әти-әниләр баланың сүзен генә ишетә. Әниләр бала алдында укытучы дәрәҗәсен төшерергә генә тора. Кызганыч, мондый күренеш авылга да үтеп керде. Элек укытучының нинди абруйга ия булганын хәтерлибез бит. Хәзер андый нәрсә юк инде.

Кукмара районының Ядегәр мәктәбендәге хәлләрне дә белештек. Хәтерләсәгез, моннан өч ел элек шушы мәктәпне тәмамлаган Инсаф Фәйзрахманов БДИда 393 балл җыйган иде. Мәктәп директоры Рамис Нуриев белдергәнчә, аларда хәзерге вакытта бары рус теле һәм әдәбияты укытучысы гына җитми. Яшь укытучылары декрет ялына киткән. Яңасын Мәшгульлек үзәге аша эзлиләр.

– Безнең коллективта эшләүчеләр әлегә әллә ни олы яшьтә түгел. Пенсионерлар юк. Химия укытучысы гына күрше авылдан килеп укыта. Башкалары барысы да – үзебезнеке. Әлегә кадрлар кытлыгы юк. Әмма тагын биш елдан бу проблема бик актуаль булачак. Шуңа күрә үзебезнең укучыларны педагогия уку йортларына укырга җибәрергә кирәк. Мәсьәләне бары тик шулай гына хәл итәргә мөмкин, дип саныйм. Үзеңнең укучыңны мәктәптән, безгә кайтырсың, эш табып бирәбез, дип чыгарып җибәрмәсәк, башкача булыр дип уйламыйм, – ди Рамис Нуриев.

Өй һәм җир бирәләр

Менделеевск районының мәгариф идарәсе башлыгы Рәис Нәҗипов та районда күп юнәлешләрдә укытучыларга кытлык булуын әйтте. Әйтик, математика, физика, химия, информатика, биология, татар телендә укыта һәм тәрбия бирә торган башлангыч сыйныф укытучылары, тәрбиячеләре җитми. Мәгариф идарәсе Арча педагогика көллияте, Чаллы дәүләт педагогика университеты белән татар балаларын укытып, районга кайтару турында сөйләшкән.

– Укытучыларга ярдәм турында уйланабыз. Районда 75 квадрат мәйданлы йортлар төзү, унлап җир кишәрлеге, «подъемный» акчасы бирү буенча программа булдырылган. Менделеевскидагы «Аммоний» заводы химия-технология лицее укытучыларына ай саен 350 мең сум акча түли. Үзебезнең кадрларны укытмыйча булмый. Педагогика вузларына барырга теләгән укучыларны җыеп, ике педагогика-психология сыйныфы ачтык. Без моны Чаллы педагогика көллияте белән бергә оештырабыз, – ди Рәис Нәҗипов.

Туган телләрне укыту өчен дә кадрлар җитми. Районда мари балаларының 33 проценты, удмурт укучыларының 29 проценты туган телендә укый.

– Күптән түгел Кукмарада узган туган телләргә кагылышлы киңәшмәдән яңа идеяләр белән кайттык. Мәктәпләргә директорларны читтән түгел, авыл халкы белән бергәләп эзләргә кирәк. Кызганыч, туган телне саклау җитми. Моңа бик нык игътибар итәсе бар. Әгәр әти-әни, балалар белән тиешенчә эшләмәсәк, ана телен белү елдан-ел кими барачак, – дип борчыла Рәис әфәнде.

Ышанырлармы?

Илдә мәгариф түрәләре укытучылар кытлыгын бетерүнең төрле юлларын эзли. Әнә педагогия көллиятләрендәге югары курс студентларын мәктәпләргә, бакчаларга эшкә җибәрмәкчеләр. Әлеге закон проекты Дәүләт Думасының икенче укылышында кабул ителгән.

– Без укыган вакытта эшләргә теләгән студентларга мөмкинлекләрне арттырабыз, – ди Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова.

Аңа кадәр Дума Рәисе Вячеслав Володин әлеге карарның мәктәпләрдәге, бигрәк тә авыл җирлегендә кадрлар кытлыгын хәл итәргә булышачагын белдергән иде. Диплом алганда инде мәктәпкә тәҗрибәле белгеч булып барачаклар. Әнә шуңа өметләнәләр.

Бу алым мәктәпләр өчен һич югы саламга ябышу булса, әти-әниләр моңа бөтенләй каршы.

– Безнең балалар белән тәҗрибә уздырмасыннар иде. Яшь белгеч үзе дә әле яңа гына мәктәп эскәмиясеннән чыккан, аның үз белеме дә сай. Балага төпле белем бирүче укытучылар кирәк, – ди Казанда яшәүче Эльза Гомәрова.

Минзәлә районы укытучысы Гөлфинә Хамаева фикеренчә, хәзерге вакытта педкөллиятләргә институтка укырга керә алмаган, «3ле»гә укыган абитуриентлар бара.

– Өченче курста укыган студент мәктәптә укыта алмый. Анда бит программа шулкадәр авыр. Башлангыч сыйныф укытучысы булу өчен бар яктан да сәләтле, белемле булырга кирәк. Минем улым көллияттә физкультура укытучысына укый. Аны әле укучылар белән эшли ала дип әйтә алмыйм. Дөрес, укытучылар җитми, дибез. Әмма мәктәпкә теләсә кемне кертергә ярамый. Мин үзем ул яшьтә укыта алмас идем. Әти-әниләр белән дә эшләргә кирәк бит. Белмим, өченче курс баласы алар белән сөйләшә алырмы? – ди Гөлфинә Хамаева.

Студентларны мәктәпкә җибәрү мәгарифкә, киресенчә, зыян салмасмы? Бу хакта Арча педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипованың фикерен белештек.

– Бүген мәктәп, бакчаларда кадрлар кытлыгы зур. Шуңа күрә ничек тә булса мәгариф системасына ярдәм итәргә кирәк бит инде. Тагын нинди чыгу юлы бар? Элек тә укытучылар җитмәгән очракта соңгы курста белем алучы студентларны мәктәпләргә эшкә җибәргәннәр. Башлангыч сыйныф, физкультура укытучылары, музыка белгечләре җитмәгәндә, без дә мәктәпләргә ярдәм итәргә тырышабыз. Анда сәләтлеләрне җибәрәбез. Шуңа күрә начар булмас, дип уйлыйм. Бала укый да, эшли дә. Бу – аның өчен  тәҗрибә. Киләчәктә хезмәт хаклары артып, вазгыять үзгәрмәсә, бүген кадрлар белән тәэмин итү бик авыр. Яңа мәктәпләр төзелә. Аларга белгечләр каян табарга? Шуңа күрә эшләп карыйк, – диде ул.

Алсу Мөхәммәтова, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе:

– Быел 1500 белгеч мәктәпләргә эшкә урнашырга юллама алды. 2016 елдан Татарстанда кытлык булган фәннәрдән, бигрәк тә авыл җирлеге өчен әзерләнүче булачак укытучыларга ай саен 15 мең сум стипендия түләнә. Узган уку елында КФУда – 631, КФУның Алабуга институтында – 39, Чаллы педагогика көллиятендә 75 студент әлеге проектта катнашкан. Шуларның яртысы күптелле мәктәпләр программасы буенча белем ала. Узган ел 150 яшь укытучы эшкә урнаштырылса, быел 100дән артык «целевик» укучылар арасына киләчәк.

Авылларда «Мобиль укытучы» проекты эшли. Укытучыларга күрше мәктәпләргә йөреп укыту өчен район хисабыннан автомобильләр бирелә.

Татарстанда өч ел стажы булган яшь укытучылар, «Педагогик дебют» бәйгесендә катнашып, акчалата бүләкләр алырга мөмкин. Яшь укытучыларга республикада өч ел дәвамында ай саен 2510 сум өстәмә түләү каралган. Авылда, шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче педагогларга ут, җылылык өчен коммуналь түләү чыгымнары кире кайтарыла. Кайбер районнарда яңа эшкә урнашкан белгечләргә бер мәртәбә түләүләр, эш урыныннан арендага торак бирү каралган. Авыллардагы барлык мәктәпләр дә заманча җиһазлар, компьютерлар белән тәэмин ителгән.

Сан

Республикада 2020 елдан «Авыл укытучысы» («Земский учитель») федераль программасы тормышка ашырыла. Барлыгы 32 укытучы авылга күченгән. Быел тагын 23 укытучы авыл мәктәбенә кайтачак. Авылга кайтучы әлеге педагогларның барысына да берәр миллион сум акча бирелә. Тик шарты да бар. Килешү төзегәннән соң, алар шул мәктәптә биш ел эшләргә тиеш.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү