Аяз Әгълиуллин: «Гел, мин моны булдырам, дип торырга кирәк»

«Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы, 14 яшьлек Аяз Әгълиуллинның яшәү кагыйдәсе бу. Ул бер генә минутын да бушка уздырырга яратмый. «Берәр нәрсә телисең икән, шуңа ирешкәнгә кадәр, туктамыйча барырга кирәк», – ди. Яшь, талантлы егет белән телевидение һәм театр, телне популярлаштыру һәм китаплар турында сөйләштек.     

Кунагыбыз турында белешмә

– Аязга – 14 яшь;

– Казанның Совет районындагы 149 нчы лицеенда укый;

–  «Апуш» татар балалар театр студиясендә шөгыльләнә;

– «Шаян ТВ» балалар телеканалында тапшырулар алып бара.

«Шаян ТВ» белән дуслык кайчан башланды? Анда нинди тапшырулар алып барасың?

– Телеканалда 3 ел тирәсе эшлим. Дустымның әнисе минем әнигә телеканал уздырган кастинг турында әйткән. Миңа әни шунда катнашып карарга тәкъдим итте һәм шулай итеп мин монда эләктем. «Шаян балалар», «Банка» тапшыруларын алып барам, «Калеб»тә катнашып, лайфхаклар тикшергәнебез бар.

– Ә «Апуш»ка кайчан йөри башладың?

– Театрны бик яратам. «Апуш»та узган елның мартыннан бирле шөгыльләнәм. Төрле спектакльләр куябыз. «Апушның тылсымлы төшләре»ндә мин Сәгъди абзый ролен башкарам. «Зоопарк-әлифба» квест форматындагы спектакльдә Росомаханы уйнадым.

– Җәйге каникул да узып бара, ял итеп өлгердеңме?

– Җәй башында бераз Казанда эшләр бар иде. «Апуш» белән имтиханнар тапшырдык, Сабан туйлар үткәрдек. Хәзер мин әбиләрдә, Кукмара районының Күкшел авылында.

– Буш вакытларыңда ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Укыганда буш вакыт бик аз. Булса, файдалы итеп үткәрергә тырышам. Китаплар укырга яратам, музыка тыңлыйм, дуслар белән күрешәм.

– Нинди китаплар укыйсың?

– 8 нче сыйныфта әдәбият дәресләрендә кайбер әсәрләрне укымый калган идек. Анда Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы бар иде. Шуны бик яратып укып чыктым, аннары әни белән әсәрне анализладык. «Әлдермештән Әлмәндәр» – татар әдәбиятында миңа иң ошаган комедия. Чөнки ул тормышны яратырга, һәр мизгеленнән рәхәтлек алырга өйрәтә.

– Телевидениедә дә эшлисең, театр белән дә мавыгасың. Ә киләчәктә үзеңне кайсы өлкәдә күрәсең?

– Дөресен генә әйткәндә, үзем дә белмим. Киләчәк турында уйларга куркам мин нигәдер (көлә). Театр да, телевидение дә бик ошый. «Апуш»тагы остазыбыз безгә: «Киләчәк тормышыгызны театр белән бәйләмәсәгез дә, ул сезгә барыбер таяныч булып торачак», – ди.

– Аерым алганда, театр һәм телевидениенең кайсы яклары ошый?

– Театр белән телевидение – җир белән күк арасы шикелле. Икесе ике төрле дөнья. Телевидениедә интервью аласың, кешеләр белән аралашасың, диалог корасың. Ә спектакльдә сиңа, бар дөньяңны онытып торып, рольгә керергә, шуның белән яшәргә кирәк. Әйе, телевидениедә дә, театрда да кешеләр белән эшлисең. Таләпләре дә бер: телең саф, чиста булырга тиеш, үзеңнең нәрсә эшләгәнеңне аңларга кирәк.

– Тел мәсьәләсенә кагылгач, шунысын да билгеләп үтәсем килә: татар телең шундый саф, бик чиста сөйләшәсең. Бер дә шәһәр баласы димәссең. Гаиләдән киләме бу?

– Әйе, безнең гаиләдә татарча гына сөйләшәләр. Әнием белән әтием – бер авылдан. Нәселдә татар телендә генә сөйләшкәч, мәктәптә, дусларым белән дә туган телдә аралашкач, шулайдыр дип уйлыйм.

– Ә яшьләр арасында телне ничек популярлаштырып була дип уйлыйсың?

– Аны бит аңлап та булмый. Ярый, без телне беләбез, ди. Ә башкаларга ничек җиткерергә? Әйтик, «Шаян ТВ»да татар телен популярлаштыру юнәлешендә  эшлибез. Кечкенәдән телгә кызыксындыру уятыр өчен алар яратып карый торган мультфильмнарны татар теленә тәрҗемә итәбез, тавышландырабыз. Яшүсмерләр өчен татар телендә кызык тапшырулар әзерлибез.

– Яшьтәшләреңә нинди киңәш бирер идең?

– Беренче чиратта, әлбәттә, ялкауланмаска. Вакыт-вакыт миндә дә була ул ялкаулык. Мин аның белән көрәшергә тырышам. Нинди генә эшкә тотынсаң да, аны ахырына кадәр җиткермичә, туктамаска кирәк. Берәр нәрсә телисең икән, шуңа ирешкәнгә кадәр бирешмәскә, алга барырга кирәк. Күбрәк чараларда катнашсыннар дип әйтер идем. Гел: «Мин моны булдырам», – дип торырга кирәк.

– Бик максатчан, тырыш егет син. Бу сыйфатлар сиңа кайдан килә, дип уйлыйсың?

– Әти белән әни дә шундый минем. Әнием тәрҗемәче булып эшли. Ул – минем остазым. Әни миңа көч бирә, ярдәм итә. Киләчәгемне яхшы итеп күрәсем килә. Шуңа күрә тырышам, эшлим.

Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина


Фикер өстәү