Урамда калмаслар: 1 нче сыйныфка гаризалар кабул итү кагыйдәләре

30 марттан 1 нче сыйныфка кабул итү кампаниясе башлана. Быел республикада беренче тапкыр парталарга 55 мең сабый (шуларның 20 меңнән артыгы – Казанда) утырыр дип  фаразлана. Мәктәпне ничек сайларга? Шартлар мөһимме, белем сыйфатымы? «ВТ» хәбәрчесе беренчеләрне кабул итү буенча вазгыятьне белеште.

Урамда калмыйлар

Сабые 1 нче сыйныфка барачак әти-әниләр баласын урнаштырмыйча тынычланмый. Бигрәк тә шәһәр җирендә, мәктәпкә эләгү өчен, төнлә чират торган яки ишек төбенә иртә таңнан килеп баскан  әти-әниләрне дә  беләбез. Һәркайсының якындагы белем йортына эләгәсе килә. «Гаризаны кайчан һәм ничек язарга?», «Урыннар җитәрме?», «Яхшы  укытучы туры килерме?», «Мәктәпне ничек итеп дөрес сайларга?» дип, редакциягә киңәш сорап шалтыратучылар да бар.

Әлмәт районында быел 1 нче сыйныфка 3107 бала килер дип фаразлана.  Анда кайбер уку йортларында «К» сыйныфы ачкан мәктәпләр дә бар хәтта.

– Әти-әниләр арасында 1 нче сыйныфка кабул итү буенча бәхәсләр тумыйча калмый. Бездә яңа микрорайоннар бик күп. Шуңа күрә анда яшәүчеләрне берничә мәктәпкә беркеттек. Берсенә кермәсә, икенчесенә керәчәк. Әти-әниләргә җайлы булсын дип тырышабыз. Аларга  уку йорты якын, өйдән чыгарга да тизрәк керергә булсын. Сүз дә юк, аларны да аңларга мөмкин. Әти-әниләргә, мәктәп киңәя торган түгел бит, дип аңлатам. Аптырагач: «Сез 4 урынлы машинагызга 15 кешене утырта аласызмы?» – дип тә сорау биргәлим. «Юк», – диләр. «Ә мәктәп нишләргә тиеш?» – дим.  «Класска 15  парта куелган, уналтынчысын сыйдырып булмый бит. Шуңа күрә сезне башка мәктәпләргә дә беркеттек», – дип әйтеп тә карыйм. Аңламасалар  сорасыннар, шалтыратсыннар, – ди Әлмәт шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Галия Урманова.

Аның әйтүенчә, быел кабул итү тәртибенә үзгәрешләр кертелгән. Хәрби операциядә катнашучыларның балалары беренче чиратта кабул ителәчәк. Директорлар әти-әниләр җыелышында барысын да  җентекләп аңлата.

– Әти-әниләрнең төрлесе бар.  Әйтик, балам саф татар сыйныфында укысын, дигәннәре дә. Аларга гимназияләр тәкъдим итәбез. «Нур» хосусый мәктәбе бар. Әти-әниләр өчен шартлар да, яңа мәктәпләрдә укытучыларның тәҗрибәле булуы да мөһим. Гел яшьләр генә булмасын, диләр. Заманча уку йортына бирергә теләүчеләр дә бар. Тик 50–60 ел элек төзелгән мәктәпләрдә бассейн куеп  булмый. Әмма шуны әйтә алам: күбесе яхшы белемгә кызыга, – диде Галия Урманова.

Чаллы шәһәрендәге вазгыятьне дә белештек. Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин  белдергәнчә, быел беренчегә 8 меңгә якын бала көтәләр, бу  былтыргыдан 500гә кимрәк. Ел саен  биредә 1 нче сыйныфка якынча 280 класс туплана, мәктәпләрдә татар төркемнәре дә ачыла. Шәһәрдә 11 татар мәктәбе бар.

– Урын булмау сәбәпле, теләгән мәктәпкә бара алмаган чаклар да була.  Безнең максат – барлык балага да урын булдыру. Урамда калган бер бала да юк. Өстәмә урыннар ачтырабыз. Кайбер мәктәптә укучылар санына карап, 10–13әр сыйныф булдырабыз. Ике сменада эшләүче уку йортлары да бар. Анда 1 нче сыйныфларны күчермибез, әлбәттә. Мәктәпләр җитә. Быел 2 яңа мәктәп төзелә, – диде Рөстәм Хуҗин.

Укытучылар кытлыгы

Казандагы «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов белән дә сөйләшеп алдык. Туган телне укыту турында да кызыксындык.

– Бондаренко урамында  урнашкан мәктәпкә татар телен туган тел буларак өйрәнүче балаларны кабул  итәбез. Дәресләрне мөмкин кадәр татар телендә укытырга тырышабыз. Әмма хәзерге вакытта татар балалары да туган теленнән читләшкән. Һәрвакыт татарлаштыруны күз алдында тотабыз һәм тормышка ашырабыз. Бичурин урамындагы мәктәптә  ике телле сыйныфлар ачыла. Анда төп белем рус телендә алып барыла, ләкин уку планына республиканың дәүләт теле дә кертелгән. Кабул иткәндә, татар телен бөтенебез дә өйрәнәбез, дип ассызыклап  әйтәбез, – ди Айдар Шәмсетдинов.

Ачылган елны беренчегә 649 бала кабул иткәннәр. Хәтта сыйныфлар саны «Ф» га кадәр җиткән. Узган  ел  укырга 500дән артык сабый килгән. Хәзерге вакытта  туучыларның бераз кимүе күзәтелә. Шуңа күрә беренчегә керүчеләр саны 450–460 булыр дип көтәләр. Кергәндә имтихан алмыйлар, чөнки рөхсәт юк. Әмма  балалар әзерлек төркемнәренә йөри,  шуннан  карап алалар.

– Безнең беркетелгән микрорайон бар, – ди директор. – Укырга теләгән барлык баланы кабул итеп була анысы. Әмма  аларны урнаштырып бетерергә, уку сыйныфлары ачарга кирәк һәм, гомумән, укытучы табу   җиңел түгел. Казанда бу бик катлаулы. Дөресен әйткәндә, укытучы булам дип чират тормыйлар. Әлбәттә, бездә буш урыннар юк, әмма укытучыларның күбесе өстәмә сәгатьләр алып эшли. Тармакта һөнәр ияләре кытлыгы бар һәм аны яшерү дөрес түгел.

Түләүле белем

Казандагы  инглиз  телендә белем бирүче халыкара мәктәпкә керү тәртибе белән дә кызыксындык. Монда бүген 550 бала белем ала. Быел 1 нче сыйныфка  48 бала кабул итәргә җыеналар. Уку түләүле.

– Кампуска һәм яшькә карап, беренче елны 1 миллион сумга кадәр түләргә кирәк. Байлар дип әйтмик, түләргә мөмкинлеге булган гаиләләрнең балалары укый. Дүртенче ел грант ярдәме бирелә. Һәр елны уртача биш бала, шуны отып, тулысынча бушлай укый ала. Бу – өлкәнрәк сыйныфлар өчен, – диде мәктәпнең директоры  Нияз Гафиятуллин. – 1 нче сыйныфка белемнәрен тикшереп алабыз. Уку инглиз телендә бит. Бездә балалар  бакчасы эшли, анда 3 яшьтән йөри башлыйлар. Шуңа күрә 1 нче сыйныфка җиткәндә, берничә генә урын кала. Хәзерге вакытта өч урын бар. Әмма кайбер балалар, Россия программасы буенча укыйм дип, башка мәктәпкә күчәргә мөмкин. Безгә Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән, башка  төбәкләрдән килүче гаиләләр дә бар.

1 нче сыйныфка кабул итү тәртибе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәктәпкә кабул итү кагыйдәләре турында белештек.

Кайчан һәм ничек?

Гаризалар ике этапта кабул ителә. Беренчесе теркәлү урыны (прописка) буенча, ягъни якында урнашкан мәктәпләргә кагыла. Әти-әниләрдән гаризалар 30 марттан 30 июньгә кадәр кабул ителә. Әгәр янәшәдәге уку йорты сезне канәгатьләндермәсә яки  балагызны  башка райондагы уку йортына бирү җаен карасагыз, бу вакытта гариза тапшыруны икенче этапка, ягъни  6 июльгә кадәр көтәргә туры килер. Мәктәп җитәкчелеге буш урыннар булмаганда гына кабул итүдән баш тарта ала. Документлар сыйныфта укучылар саны тулганчы, ягъни 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Кызганыч, теләгән мәктәптә урыннар калмаган  чаклар да  була. Бу очракта  яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә барырга кирәк. Алар баланы башка мәктәпкә урнаштырырга ярдәм итәргә тиеш.

Ташламалар кемнәргә каралган?

Интернаты булган мәгариф оешмаларына тикшерү комитеты судьялары, прокурорлары һәм хезмәткәрләренең балалары чираттан тыш кабул ителә. Беренче чиратта әлеге хокуктан хәрбиләр, полиция, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре балалары файдалана ала. Балаларның абый-апалары укыган мәктәптә укырга хакы бар. Абый-апасы кайда, эне-сеңлесе шунда. Шундый ук өстенлек  тәрбиягә алган гаиләләргә дә бирелә.

Йортның кайсы мәктәпкә беркетелүен кайдан белергә?

Әле мәгълүмат, 15 марттан да соңга калмыйча,  мәктәпләрнең сайтларында урнаштырыла.

Кирәкле документлар исемлеге:

*баланың әтисе яки әнисенең (законлы вәкиленең) документы күчермәсе;

*баланың туу турында таныклыгы;

*абыйсы яисә апасының туу турында таныклыгы;

*баланы теркәү турында, беркетелгән территориядә яшәү урыны турында  документ  

* ташламага ия булганда, чираттан тыш, беренче чиратта кабул итүне раслаучы документ

* психология-медицина-педагогия комиссиясе карары (мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен)

Әгәр сез балагызны иртә яки соңрак, ягъни 6,5 яки 8 яшьтә бирергә уйлыйсыз икән, бу очракта яшәү урыны буенча мәгариф бүлегеннән рөхсәт кәгазе алырга туры киләчәк.

Гаризаны ничек тапшырырга?

– РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;

– белем бирү оешмасына барып;

 – почта элемтәсе операторлары аша.

Мәктәпнең сайтында кабул итү тәртибе һәм башка мәгълүматлар күрсәтелә. Әти-әниләргә  укыту телен һәм туган телне сайларга кирәк булачак.

Укырга керү өчен тестлар үткәрү, имтихан алу тыелган. Мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрү уку йортына керү өстенлеге бирми. Бу – түләүле өстәмә хезмәт күрсәтү. Андый дәресләр бала укырга кергәндә үзен уңай хис итсен өчен файдалы. Мондый курсларга йөртү-йөртмәүне әти-әни үзе сайлый.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү