Өйдә уку: рәхәте һәм михнәте

Соңгы биш ел белән чагыштырганда, Татарстанда  өйдә укучы  балалар саны биш тапкыр арткан. Узган уку елы ахырында андыйлар 3 меңнән артык булса, быелга  әле төгәл мәгълүмат юк. Әти-әниләр өйдә укуның  начар ягын күрмәсә дә, белгечләр, балалар надан калачак, дип борчыла. Мәктәптән китүнең сәбәпләре нидә?  «ВТ» хәбәрчесе  гаиләдә белем бирүнең уңай һәм тискәре якларын ачыклады.

Өйдә уку эш түгел

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2019 елда  гаиләдә 2061 (шуның 806сы – Казанда) бала белем алган. Узган уку елында өйдә укучылар саны 3333гә (башкалада – 1741) җиткән. Бу хәл хәзер шәһәрдә генә түгел, авылларда да күзәтелә башлады.

Әти-әниләр  балаларын өйдә укытуны хупласа да, дәүләт гаиләдә белем бирүгә каршы. Узган ел башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та  гаиләдә укыту мәсьәләсен күтәргән иде. «Бу бик әйбәт нәрсә түгел. Минемчә, өйдә укыган бала кирәкле белемне ала алмый. Социальләшү мәсьәләсе дә бар. Алга таба ул нинди булачак: тормышка яраклашканмы, юкмы? Без әти-әниләрнең дини карашын аңлыйбыз. Алар өчен махсус православ гимназия, мөселман мәктәбе булдыру тәҗрибәсе бар. Бу юнәлешләрне  үстерергә кирәк, әмма федераль белем бирү сакланырга  тиеш. Өйдә ничек укыганны без аңлыйбыз», – дигән иде Рөстәм Миңнеханов.

Өйдә укырга була, әмма балаларның  әле имтихан да бирәсе бар.  Кайберләре сынауга бөтенләй килеп тормый икән. Димәк, белемнәреннән шикләнәләр, дигән фикердә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Быелгы БДИ нәтиҗәләренә багышланган брифингта ул  бу уңайдан мисаллар да китерде. Әйтик, быел өендә белем алган биш укучы бердәм дәүләт имтиханнарына бөтенләй килмәгән. «Бездә, алар курыккан, дигән мәгълүмат бар. Бу – бер елларын югалттылар дигән сүз. Әгәр мәктәптә арадаш аттестацияне тапшырган булсалар, мондый проблема килеп чыкмас иде. Мәктәптә уку өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Бездә тәртип һәм контроль бар», – диде  министр.

Уку төрләре

Өйдә белем алу дигәндә, күпләр авыру балаларны укытуны күздә тота. Монда сүз алар турында бармый. Гаиләдә укуның берничә төрле формасы бар. Беренчесе – сәләтле укучылар,  мәктәптә вакытны әрәм итеп йөрмим дип, дәресләрне өйдә үзлегеннән өйрәнә. Ике сыйныфны берьюлы тәмамлаган  укучылар да бар. Икенчесе – әти-әни үзе укыта, әмма бала имтиханнарны мәктәпкә барып бирә. Өченчесе – гади мәктәп белән бернинди  бәйлелек юк, укучылар онлайн мәктәпкә беркетелеп, сынауларны махсус аттестация үзәгенә тапшыра. Кемнеңдер баласы өйдә дә укый, шул ук вакытта атнага берничә тапкыр хосусый мәктәпкә дә йөри. Татарстанда бу төрләрнең барысыннан да файдаланучылар бар. Бәяләргә килгәндә, онлайн мәктәп өчен бер балага әти-әниләр айга уртача 7 мең сум түли. Узган елга караганда, бу сумма 1–2 меңгә арткан. Моннан тыш, аттестация үткәргән өчен, чирек саен 6–10 мең сум  акча түләргә кирәк.

Әти-әниләрнең гади мәктәптән балаларын алу сәбәпләренең берсе – сыйныфларда укучылар саны күп булу. 35–40ар бала бергә утыргач, уку сыйфаты кими, дип борчыла алар.  Икенче сәбәбе – түгәрәкләргә йөртү мөмкинлеге. Гади мәктәптә дәресләр озакка сузылганда, футбол яки бию түгәрәгенә өлгермичә калуың да бар. Укытучылар исә һаман саен сорап киткәнне яратмый. Ә өйдә укыганда,  бу яктан бер проблема да юк. Шулай ук күпбалалы гаиләләр дә өйдә уку формасын күбрәк сайлый икән.

Укытучы булу җиңел түгел

Казанда яшәүче Дилбәр Хәкимованың өч баласы да өйдә укый. Берсе – 6 нчы, икесе – 10–11 нче сыйныфларда. Алар Мәскәүнең онлайн мәктәбенә беркетелгән. Бу гаиләнең шушы тәртиптә укый башлавына биш ел икән инде. Дилбәр үзе – белгечлеге буенча  психолог.

– Барысын да үзем контрольдә тотам. Кайбер көнне дәресләре иртүк сәгать 8 дә  башлана. Көндез укыганда, күбрәк йокларга рөхсәт итәм. Ни өчен дигәндә, кичтән өй эшләрен озак эшлиләр. Көн саен матур әдәбият укыйбыз. Улларымның икесе дә 9 нчы сыйныфтан соң сынауларны бик әйбәт  тапшырды. БДИ белән дә проблема булмас, – дип ышана Дилбәр ханым.

Өйдә укыганда, җәмгыятьтән читләшәләр, теплица шартларында тәрбияләнәләр, дигән сүз белән килешми психолог әни. Хәкимовларның балалары түгәрәкләргә йөрергә дә, дуслары белән аралашырга да вакыт таба. Өйдә укыганда, балалар үзләрен күпкә әдәплерәк тота, ди.  «Түләү кыйммәт дип уйлаган юк. Бәяләргә килгәндә, айга һәр бала өчен онлайн мәктәпкә 7 мең сум түлибез. Гади мәктәпкә йөртүчеләр дә айга 4–5 мең сум чыгара бит. Түгәрәкләргә, ашарга, юл йөрү чыгымнарына китә. Уку елы башында баланы мәктәпкә әзерләү өчен 15–25 мең сум кирәк. Ә өйдә мәктәп формасы да, портфеле дә кирәкми. Әле мәктәптә кирәк-яракларга да акча җыялар, анысына да бирәсе була. Без бу яктан да ирекле», – ди Дилбәр.

Казанда яшәүче Закировлар исә улларын өйдә укытып караган, тик бер файдасын да күрмәгән. «Бала хөрәсәнгә әйләнә: көн буе йоклый, төн буе йөри. Онлайн дәресләрен бик еш калдырды. Әрәм акча бит ул. Без эштә булгач, контрольдә тотучы юк. Югары сыйныфта булса да, мөстәкыйльлек җитми. Шуңа күрә кире мәктәпкә кайтардык. Болай күңел тыныч.  Мәктәптә уку өчен акча да күп кирәкми. Шуңа күрә балаларыгызны өйдә укытырга хыялланмагыз да», – ди Дамирә ханым, башкаларга киңәш итеп.

Татарстан Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина да гаилә хәле буенча балаларын өйдә укытуга күчергән. Бер ел укытып караган инде, быел да дәвам иттерә.

– Балаларны өйдә үзем укытам. Аларны моңа кадәр укыган мәктәпкә теркәдек. Ел ахырында шунда барып, имтихан тапшыралар. Уку өчен бер тиен дә акча түләмибез. Барлык түгәрәкләр дә бушлай, – ди Нина Шимина. –Мәктәп программасын көн саен өч сәгатьтә башкарабыз. Иң яхшы дәреслекләрне сайладык. Монда расписаниегә бәйлелек юк. Буш вакыт булу белән, балаларны триатлон, шахмат, йөзү түгәрәкләренә йөртәбез. Вакыт җитәрлек.

Нина Шимина белдергәнчә, гаиләдә белем бирүнең уңай ягы – мәктәп программасын, түгәрәкләрне үзеңә яраклаштырып сайлый аласың. Дәресләр кыскара, дәрестә әкрен язган балаларны да көтәргә кирәкми. Мәктәп формасына, юлга дигән акча янга кала, балаларны кыерсытуларга да урын юк. Кыен ягы – гаиләдә укыту әти-әниләрдән бик зур хезмәт сорый. Буш вакытың үзеңә калмый диярлек: түгәрәккә йөртәсең, дәресләр әзерләтәсең… Җаваплы булмаган һәм балалар сине укытучы диеп кабул итмәгән әти-әниләргә бу форма бөтенләй туры килми. Әгәр түгәрәккә йөртмәсәң, балаларда аралашу проблемасы туачак.

Авылда мәктәп юкмы әллә?

Спас районы мәктәпләрендә быел 1880 укучы белем ала. Шуларның дүртесе, ягъни башлангыч сыйныф укучылары өйдә укый. Элек тә андыйлар берән-сәрән булган.  Район өчен яңалык түгел.

–  Бездә шәһәрдә түгел, авыллардагы балалар өйдә укый. Күбесе күченеп килүче гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Кемгәдер эш буенча командировкага йөрергә туры килә.  Кайбер әниләр укытучы булгач, өйдә үзләре укыта. Кемдер онлайн мәктәпкә беркетелгән. Бер гаилә, мәсәлән, инглиз телен мәктәпкә барып, калган фәннәрне өйдә укый. Өйдә укытырга төрле сәбәпләр буенча күчәләр. Әйтик, бала 1 нче сыйныфка бара, әмма яшьтәшләре белән аралашып китә алмый, ди. Андыйлар, бераз үскәнче, өйдә укый да аннан мәктәпкә килә. Мәктәпләрдә кыерсытулар юк.  Өйдәге укучыларны даими  күзәтеп торабыз. Чирек саен мәктәпкә имтихан бирергә киләләр. Әмма мин болай укытуга каршы. Аларның имтихан нәтиҗәләре башкаларга караганда начаррак, – диде Спас районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин.

Минзәлә районында  узган ел дүрт укучы өйдә белем алса, быел андыйлар – 9. Күбесе шәһәрдән кайтучылар икән. «Баланың мәктәптә укуы хәерлерәк. Һәр көнне бала укырга бара, уку бит ул – хезмәт. Тәртипкә өйрәнә, – дип сөйләде безгә Минзәлә районы мәгариф бүлеге белгече. – Мин мәктәптә укуны  кулай дип табам. Без һәр килгән әти-әнине: «Мәктәптә укытыгыз, кирәк булса, онлайн мәктәптә өстәмә шөгыльләнегез», – дип үгетлибез. Әмма кайберләре, закон рөхсәт бирә, нишләп каршы киләсез, ди».

Минзәлә районының Урусовская мәктәбе директоры Илдус Маузеев бу хәл белән үзе очрашкан.

– Якутиядә  тундрада йөрүче көтүчеләр бар бит, аларга өйдә уку ярый ул. Татарстанда адым саен мәктәп булганда, бер дә кирәкле әйбер түгел. Баланы надан калдыра ул. Алар кеше арасында укырга тиеш. Тормышта иң мөһиме –аралашу. Мәктәпләрдә бөтен шартлар тудырылган. Хәзер бит сәламәтлеге чикле булган балаларны да мәктәптә укыту турында сүз бара, – ди Илдус Маузеев.

Белгеч фикере:

Елена Скобельцина, КФУның Лобачевский исемендәге лицее директоры:

–  Кайбер балалар, төрле сәбәпләр аркасында, гади мәктәпләрдә укый алмый. Әйтик, авырып китү, сыйныфташлары белән уртак тел тапмау, тәртип ягыннан калышу… Кайчак дини әти-әниләрнең карашы да башкача була. Сәбәпләр күп. Шуңа күрә  гаиләдә уку булырга тиеш дип саныйм. Әмма ул  дәүләт мәктәпләренең контролендә булсын, ел дәвамында укучылар имтихан биреп торсын иде. Белемне бәяләү күрсәткечләре дә гади мәктәпләрнекенә туры килергә тиеш. Кайбер әти-әниләр үзләрен укытучыдан да яхшырак укытам дип саный. Баланы аралашудан мәхрүм итәргә ярамый. Аларга билгене кемдер куярга тиеш бит инде. Әйтик, әни буларак, мин  балама бары «5ле»ләр генә куям, ди. Аннан эшкә урнашкач, берни белмәсә, нәрсә була инде? Бездә  өйдә укучы балалар юк. Олимпиадаларда катнашырга китәләр икән, мобиль кушымтада электрон формаларны булдырабыз, биремнәрне шуның аша башкаралар.

Нуршат Галимова, нейропсихолог:

–  Башлангыч сыйныф укучылары өчен өйдә укуны бөтенләй киңәш итмим. Алар бит әле мөстәкыйльлеккә өйрәнмәгән.  Шуңа күрә баланы әни яки әти өйрәтсен, димим. Әгәр  гаиләдә укуга күчә икән, бала берәр нинди  уку мәйданчыгына йөрсен. Хәзер әниләр, бергә җыелышып, укытучы яллап та укыталар.  7 нче сыйныфтан соң өйдә укырга күчсә, ярый.  Тик аның әзер булуы кирәк. Әгәр  мәктәптә укыганда, аңа гел кычкырганнар, хөрәсән дип сүккәннәр икән, ул бала үзе ничек шөгыльләнә алсын? Бәлкем, ул болай укуның тәртибен  бөтенләй белмидер.  Әгәр кызыксыну булмаса, без баланы бөтенләй югалтачакбыз. Аңа ни тәрбия, ни белем бирелмәячәк. Өйдә генә утыруга каршы мин, чөнки адәм баласына аралашу кирәк. Әгәр үз эчеңә бикләнеп яшисең икән, урамга чыккач, кешенең нәрсә теләвен каян беләсең син? Өйгә утырту гына аңа бернинди үсеш тә бирми. Ул тестлар белән белемне бәяләп булмый. Мәктәпкә барып сынау бирүдән бөтенесе кача, чөнки «семейник»ларга караш икенче. Әгәр  өйдә укытуга күчкән икән, әти-әни белгечләр белән киңәшләшергә тиеш. Өч айга бер тапкыр укытучы баланың үсешен карасын, ярты ел саен нейропсихологка  йөртергә кирәк. Әти-әни үзе режим буенча укытырга күчә икән, ул «әти-әни» дигән ролен югалта. Бу бер дә файдага түгел, хәтта гаилә системасының юкка чыгуын  аңлата.  Мин үзем – нейропсихилог, әмма баламны башка шундый белгечкә йөртәм. Минем  аның өчен әни булып  каласым килә.

Дания Әхмәтова,  педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты директоры, педагогика фәннәре докторы:

Бүген   хәтта авыру балалар  мәктәптә укыганда, сәламәт балаларның өйдә укуы бик дөрес әйбер түгел. Бик авыру булса гына, өйдә укытырга мөмкин.  Сәламәт баланы өйдә укытуга күчереп исә җәмгыятьтән аерабыз, тормышын чиклибез. Әле укытучысы яхшы булса, бер хәл. Өйдә укытучылар алар –  нигездә,  акча эшләүчеләр. Балаларга стандартларны да өйрәтергә, тәрбия дә бирергә кирәк. Ә алар нинди укытучы, белемнәре, әхлаклары ничек? Шул хакта уйларга кирәк. Мин мәктәптә директор булып эшләгәндә, балаларның сәламәтлегенә зур игътибар бирә идем. Хәзерге вакытта мәктәпләр укучыларның сәламәтлеге белән шөгыльләнми. Бик күп нәрсәләр эшләргә мөмкин. Укытучылар да балаларга мәҗбүр итеп, басым ясап укыта. Безгә бөтен мәгариф системасын үзгәртергә кирәк. Укытучылар балаларны елмаеп, тыныч укытсын иде. Аларның нерв системасы болай да какшаган. Мәктәп яхшы булырга, әти-әниләр аңа ышанырга тиеш. Шул очракта гаиләдә укуга да ихтыяҗ булмаячак.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү