Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе: Сайлау кампаниясенең мөһим этабы башланды — тавышларны санауга старт бирелде

Татарстанда тавыш бирү өчен барлык 230 участок кичке сигездә эшне төгәлләде. Бөтен сайлау кампаниясенең мөһим этабы башланды — тавышларны санауга старт бирелде, дип белдерде брифингта республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Комиссияләр тавышларны санауга кереште. 18.00 сәгатькә сайлаучыларның Дәүләт Советы депутатларының өстәмә сайлауларында катнашуы 19,11% тәшкил итте, ә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларының сайлау нәтиҗәләрендә — 59,18%», — дип сөйләде ул.

Татарстанда бүген Ибраһимов һәм Пионер сайлау округларында республика Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлауларда тавыш бирү узды. «Ике территориаль сайлау комиссиясе һәм 53 участок сайлау комиссиясе эшләде. Бу округларда сайлаучылар саны — 123 118 кеше, бу республика сайлаучыларының гомуми санының 4%ын тәшкил итә», — диде Кондратьев.

Моннан тыш, җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлаулар да булды. Алар 39 муниципаль районда узды. «42 территория комиссиясе һәм 177 участок сайлау комиссиясе эшләде. Сайлаучылар — 49,4 меңнән артык кеше», — дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе.


Фикер өстәү