Россия балаларын сатуда шикләнелгән хатын-кызны тоткарлаганнар

Наро-Фоминскида җирле хатын-кызны тоткарлаганнар. Аны Россия балаларын чит илгә сатуда шикләнәләр, дип хәбәр ителә Shot Telegram-каналында.

Басма мәгълүматлары буенча, тоткарланучы —  Наро-Фоминскта яшәүче 46 яшьлек Нәргизә Хәмидова. Хатын-кыз «Свитчайлд» суррогат аналык фирмасында менеджер булып эшләгән. 2020 елда Мәскәү фатирларының берсендә сату өчен чит илгә җибәрергә җыенган биш сабыйны тапканнар.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Россия балаларын чит илгә сатуга тоткарланучының катнашы барлыгын билгели. Моннан тыш, инде сатарга өлгергән сабыйларның төгәл саны ачыклана.


Фикер өстәү