Пилотсыз очкычлар Мәскәүгә һөҗүм итмәкче булганнар

Беркем дә зыян күрмәгән, биналарга җитди зыян салынмаган.

Бүген иртән Украинаның пилотсыз очкычлары Мәскәүгә һөҗүм итмәкче булган. Берсенең кыйпылчыклары Комсомольск проспектындагы 17нче йорт тирәсендә табылган. Икенчесенең Лихачев проспектындагы бизнес-үзәккә эләккәнлеге мәгълүм. Бинаның 17 һәм 18нче катларында 50 кв. м мәйданда тәрәзәләр коелып төшкән.
Гадәттән тыш хәл килеп чыгуын башкала мэры Сергей Собянин да раслаган. Аның әйтүенчә, зыян күрүчеләр, җимерелүләр юк. “ЧП” булган урыннарда ашыгыч хезмәтләр һәм хокук саклау органнары эшли.

Россия Оборона министрлыгыннан белдерелгәнчә, Киев режимының террорчылык һөҗүме булдырылмыйча калган. Радиоэлектрон чаралар Украинаның ике пилотсыз очкычын “юлдан яздырган”.


Фикер өстәү