Тотылмыйча котыру. Йорт хайваннарын һава суларга алып чыгуның яңа кагыйдәләре турында

Быел 1 марттан йорт хайваннарын һава суларга алып чыгуның яңа кагыйдәләре кертелде. Шулай итеп, хәзер дүрт аяклы дусларны хуҗаларына бары тик муенчак һәм борынчык белән генә урамга алып чыгарга рөхсәт ителә. Моннан тыш, этләрне күпфатирлы йортларда тотар өчен, анда яшәүчеләрнең язмача рөхсәтен алырга да туры киләчәк. 

– Язын иң яратмаган күренеш – кар эреп, аның астыннан чыккан эт тизәкләре. Моның өчен хуҗаларын берәр нинди җаваплылыкка тартып булмый микән соң? – ди Казанда яшәүче Галия Ибраһимова. – Күршеләребез зур эт асрый. Дөресен әйткәндә, аның өргән тавышлары да, исләре дә, кинәт лифттан килеп чыгып, өскә ташлана язулары да арытты. Инде әйтә-әйтә дә туйдым. Хуҗалары: «Анда сезнең эшегез булмасын», – дип кенә җаваплыйлар. Үзләренә рәхәттер дә, тик аннан без җәфаланырга тиеш түгел бит инде.

Кызганыч, Казан ветеринария берләшмәсенең дәвалау-профилактика буенча баш ветеринария табибы Айрат Хәнәфиев әлегә Галия апаны сөендерерлек сүз әйтә алмады, тик киләчәктә этләре иректә йөргән хуҗаларга штраф та салыначак, йөртер өчен махсус урыннары да булачак, дип ышандырды.

– Әгәр син җан иясен сатып алгансың икән, аның өчен җаваплылык та алырга тиешсең. Шуңа күрә йорт хайваннарына вакытында прививкалар ясатырга, дәваларга, бөтен таләпләрне үтәп, һава суларга алып чыгарга кирәк. 1 марттан ирекле йөртү дигән тәртип бетте. Мондый очраклар күзгә чалына икән, полиция чаралар күрергә тиеш. Күп вакыт этләр балалар мәйданчыкларында йөреп, үз эшләрен башкара. Ә бу авыру – тарату өчен бер сәбәп. Йогышлы авырулар арасында иң яманы – котыру авыруы. Шуңа күрә моны аеруча зур контрольдә тотабыз, мөрәҗәгатьләр килүгә, чаралар күрәбез, – диде ул.

Белгеч әйтүенчә, әлеге вакытта Татарстан котыру авыруыннан имин булып санала. Тик бу әле иркен суларга мөмкин, дигән сүз түгел, чөнки күрше Киров, Чиләбе өлкәләрендә авыру очраклары табылган. Республикада котыру авыруына каршы комплекслы эш алып барыла. Монда халык белән сөйләшү дә, йорт хайваннарын вакцинацияләү дә, төлкеләргә капкыннар кую да, сукбай хайваннар белән эшләү дә керә.

Роспотребнадзор идарәсе китергән рәсми мәгълүматлар буенча, узган ел хастаханәләргә этләрдән зыян күргән 118 кеше мөрәҗәгать иткән. Кешеләргә ташланган этләрнең 50 проценты хуҗасыз.

Билгеле булганча, закон таләпләре буенча, утлы корал белән торак пунктларга 200 метрдан якынрак килергә һәм этләрне ауларга ярамый. Димәк, сукбай этләрдән котылуның башка чарасын эзләргә туры килә. Һәм соңгы елларда аларны эзлиләр дә кебек, тик әлегә нәтиҗәләре генә куандырырлык түгел. Хуҗасыз этләрне аулаган очракта урнаштыру өчен махсус шартлар булырга, алар ветеринария тикшерүе узарга тиеш.

Сукбай этләр шәһәр халкына гына түгел, авылларга да тынгылык бирми.

– Февральдә авылда көтү-көтү булып йөрүче этләр саны артты. Авылдашларга да берничә тапкыр кисәтү ясарга туры килде, чөнки балалар мәктәптән кайтканда ташлана яздылар. Алар арасында хуҗалылары да, хуҗасызлары да бар иде. Шул кадәрле этнең каян килеп чыкканын да аңламый калдык. Авыл советына шалтыратып, эт аулаучыларны чакыргач кына, урамга балаларны тынычлап чыгара башладык, – ди Азнакай районында яшәүче Ләйсәнә Абдуллина.

Айрат Хәнәфиев әйтүенчә, узган ел һәм быелның ике аенда сукбай этләрне аулау буенча мөрәҗәгатьләр кимегән. Узган ел башкалада 3,5 мең сукбай этне аулаганнар. Аларның 274е яңа хуҗаларын тапкан.

– Узган ел нәтиҗәләре буенча, мөрәҗәгатьләр саны – 32, тешләү очраклары 18 процентка кимеде. Быелның ике аенда 689 эт ауланган. Аларның барысына да прививкалар ясалды һәм стерильләштерелде. Гыйнвар – февральдә унсигез кеше эш тешләүдән зарланып мөрәҗәгать итте. Узган елның шушы чорында мондый мөрәҗәгатьләр 28 иде, – диде белгеч.

Аның сүзләренчә, хәзер, ягъни язын этләрнең иң агрессив вакыты. Ул тешләү очракларының язын артуын да шуңа бәйләп аңлатты.

– Этләрне аулагач, вакцина ясагач, стерильләштереп, тамга салып, егерме көннән соң кабат үз урыннарына җибәрәләр. Кагыйдә буларак, мондый этләрдә агрессия сизелмәскә тиеш. Кешеләргә исә күп очракларда тамга сугылмаган сукбай хайваннар ташлана, – дип аңлатты ул.

 

Белеп торыгыз!

Сукбай этләр турындагы мөрәҗәгатьләрне «Ачык Татарстан» һәм «Ачык Казан» сайтларына, «Халык контроле» мәгълүмат системасына, казанлылар шәһәр мэриясенә яки башкаланың Торак-коммуналь хуҗалык комитетына (Кремль урамы, 11 нче йорт, gkh.kzn@tatar.ru) электрон вариантта яки язма рәвештә юлларга мөмкин.

Урамда сукбай этне очратсаң, үзеңне ничек тотарга?

Каршыга эт килеп чыкса, башыгызны бераз читкәрәк борыгыз. Йөгереп китәргә яки каршында кул, таяк болгарга тырышмагыз. Сукбай булмаса да, хуҗасы янында булмаган эткә якын бармагыз, кагылмагыз, сыйпамагыз. Уенчыгын, ризыгын яки сөяген алу турында уйлап та карамагыз.

Әгәр эт агрессия күрсәтә башласа, шулай ук актив позага басарга мөмкин: алга таба иелергә, ышанычлы итеп кычкырырга яки аңа таш ыргытырга җыенган төсле кыланырга.


Фикер өстәү