Татарстанда эпилепсия диагнозы белән яшәүче 2 мең бала исәпләнә

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белдерүенчә, бу якынча саннар. Бу хакта Бөтендөнья эпилепсиягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында белдерде ул.

— Табибларга күренмичә генә бу чирдән интегеп яшәүчеләр дә бар. Яшерен-батырын түгел, эпилепсия диагнозы ялгыш куелган кешеләр дә бар, — дип ачыклык кертте вице-премьер.
Олкәннәр арасында да авыручылар күп. Бүген республикада зурлар арасында 5 меңләп кешегә эпилепсия диагнозы куелган.


Фикер өстәү