Ләйлә Фазлыева Татарстан халкын Гаилә көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республика халкын Халыкара гаилә көне белән котлады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.  

Вице-премьер искәрткәнчә, бүген, 15 майда, «иң якты һәм эчкерсез бәйрәмнәрнең берсе билгеләп үтелә».

«Безнең бөтен тормышыбыз җылылык һәм игелек белән тулган, аны безгә яраткан кешеләребез һәм якыннарыбыз бүләк итә. Аларның мәхәббәте безне шатлыклы һәм кайгылы чакларда озата бара, иҗатка рухландыра, көч бирә, иң авыр вакытларда ышаныч һәм батырлык өсти», — дип искәртте Ләйлә Фазлыева.

ТР Премьер-министры урынбасары гаиләне «халык традицияләрен, мәдәниятне саклау, илнең бәһасез рухи-әхлакый мирасын арттыру нигезе» дип атады.

Аның фикеренчә, «күпмилләтле һәм күпконфессияле республика һәм Россия Федерациясенең көче» — нәкъ менә гаиләнең гармонияле үсешендә һәм аның киләчәккә ышанычы булуында.

«Бу искиткеч матур көнне барыгызга да гаилә бәхете, иминлек һәм үзара аңлашып яшәвегезне телим. Бер-берегезне саклагыз!» — дип төгәлләде котлавын Ләйлә Фазлыева.


Фикер өстәү