Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов вафат

Җырчы, Россиянең халык артисты, композитор, продюсер Ренат Ибраһимов вафат. Бу хакта  Мәскәү татарлары «Штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалеев хәбәр итте.

«Бүген 19.01 сәгатьтә йөрәге тибүдән туктаган. Кызы белән дә, тормыш иптәше белән дә сөйләштем. Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм берничек тә ярдәм итә алмаган.

Ренат безнең штабта бик еш була иде. Бер дә сәламәтлегеннән зарланганын ишеткәнем булмады. Әле ике атна элек кенә дә килгән иде. Шундый талантлы кешенең арабыздан китүе бик кызганыч», – диде Рөстәм Ямалеев.

Ренат Ибраһимовка 75 яшь иде. Соңгы елларда Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итте.

/Taтар-информ


Фикер өстәү