Татарстанның тугыз вице-премьеры расланды

Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына тугыз кеше билгеләнде. Аларның кандидатураларын Дәүләт Советы утырышында депутатлар раслады. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Кандидатураларны Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул аларның һәркайсының эшчәнлегенә кыскача сыйфатлама биреп чыкты. Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасына расланды. Ләйлә Фазлыева, Васил Шәйхразиев, Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министрлары урынбасарлары вазифаларына хупланды.

Альберт Кәримов — ТР вице-премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры, Мидхәт Шаһиәхмәтов — Татарстан вице-премьеры — икътисад министры, Марат Җәббаров — ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин — шулай ук, вице-премьерлар исемлегендә.

Алексей Песошин Хөкүмәт составында 18 министрлык, 5 дәүләт комитеты булачагын әйтте. Социаль-икътисади мониторинг комитеты бетерелеп, бурычлары Икътисад министрлыгы вәкаләтләренә тапшырылган. Мәгариф һәм фән министры вице-премьер статусына ия булмаячак.

 


Фикер өстәү