Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Татар мәдәниятен, телен үстерү буенча монда көч куймасак, дөньяның башка бер җирендә дә моны эшләмәячәкләр»

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие:

– Ул хикмәт иясе. Коръәни Кәримдә шундый бер аять бар, Кемгә Аллаһ Тәгалә хикмәт биргән, бу кешегә бик күп әйбер, бик күп хәерлекләр биргән дигән сүз. Шуңа күрә, беренче чиратта, кешеләргә гыйлем түгел, хикмәт телибез. Рөстәм Миңнехановка бу эштә, беренче чиратта, сабырлык кирәк, иншаллаһ, без дә дин әһелләре буларак аның ярдәмчеләре, без аңа булышырга тиеш һәм моңа әзер. Бүген еш кына татар телен үстерү турында сөйлиләр, ә Татарстан Республикасында үстермәсәң, тагын кайда эшлисе соң моны?! Татар мәдәниятен, татар телен үстерү буенча монда көч куймасак, дөньяның башка бер җирендә дә моны эшләмәячәкләр.


Фикер өстәү