Илдар Гыйльметдинов: «Эшлисе эшләребез күп, Рөстәм Миңнехановка уңышлар телим»

Илдар Гыйльметдинов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

Безнеке кебек төзек, матур район үзәкләре, авыллар бер генә төбәктә дә юк. Бөтен башлаган проектлар, программалар ахырына җиткерелер һәм шул ук вакытта яңалары да барлыкка килер дип ышанам. Программалар, мәсәлән, күбрәк шәһәр яны бистәләренә юнәлдерелсен иде. Осиново, Васильево, Салават күпере торак комплексларында хәл итәсе мәсьәләләр күп әле. Моны без хәтта Мәскәүдә дә уйлыйбыз. Безнең партия аркылы федераль программалар эшләү турында да сөйләшәбез. Кыскасы, эшлисе эшләребез күп. Рөстәм Миңнехановка уңышлар телим.


Фикер өстәү